erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада үзгәрешләр көтелә

Россиядә быел старт алган илкүләм проектларны тормышка ашыру турында газетабызда бер генә язылмады. Райондашларыбыз өчен әлеге тема ят түгел. “Кешелек капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы шартлар” һәм “Икътисади үсеш” юнәлешләре буенча тормышка ашырылучы проект 5 елга исәпләнгән.

 

Шушы көннәрдә проект кысаларында район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек” үзәгенә өлкәннәрне район хастаханәсенә йөртү өчен махсуслашкан “Лада Ларгус” автомобиле кайтты. Машина чиратлашып, 65 яшьтән узган, ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне хастаханәгә алып барып, тикшеренү узганнан соң өйләренә алып кайтып куя. Өлкәннәргә карата игътибар моның белән генә чикләнми. Тиздән районда алар өчен гериатрия бүлмәсе ачылачак. Район хастаханәсендә әлеге белгечлек буенча махсуслашып укып кайткан табиб бар инде. Гериатрия бүлмәсендә тәнгә генә түгел, психологик ярдәм рәвешендә күңелгә дә дәва табып булачак. Болар һәммәсе илкүләм проект кысаларында, татарстанлыларның гомерен озынайтуга корылган “Сәламәтлекне саклау” юнәлеше буенча алып барыла. Районда 65 яшьтән өлкән 5 меңгә якын кеше бар. Аларның 600дән артыгы ялгыз яшәүчеләр. Ел ахырына кадәр өлкәннәргә медицина күзәтүе уздырып бетерү планлаштырыла. Республикада гомер озынлыгы уртача 78 яшькә җитсә, Арча районында ул уртача 74 яшь.  

Алда санап үтелгән проектларны тормышка ашыру турында Арча сәнгать мәктәбендә узган җәмәгать тыңлауларында тәфсилләп аңлатылды. Медицина өлкәсеннән тыш, мәдәният, Арчадагы Совет мәйданындагы эш барышы турында да сөйләшүләр булды, халык тарафыннан шактый гына тәкъдимнәр дә ишетергә туры килде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре башкарган хезмәтләренең нәтиҗәсен күрү ниятеннән грантлар конкурсында еш катнаша. Шушы көннәрдә генә Яңа Кырлай китапханәсе 5 млн. сумлык грантка ия булган, аның нигезендә китапханә киләсе елга модуль китапханә итеп яңартылачак, фондның да баюы көтелә. Гомумән, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре әле тагын 4 грантның нәтиҗәсен көтә, һәр көнне нинди дә булса яңалык эзләнеп эшлиләр.

Арча үзәгендә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Кичә үзәктә асфальт түшәү эшләре башланып китте. Бу — төзекләндерү эшләренең икенче этабы, беренчесе узган ел шәһәр үзәген яңарту, заманчалаштырудан башланган иде. Өченче этабы киләсе елларга көтелә. Анысы икенче этапны дәвам иттереп, Казан-Малмыж юлының Күпербаш борылышына кадәр дәвам итәчәк. Киләчәктә арчалар өчен рәхәтләнеп ял итү урыннары булачак. Махсус юлдан велосипедта җилдереп тә, җәяү хозурланып йөреп тә, арып китсәң утырып ял итеп, китап укып алырга да, хәтта 5нче гимназия тирәсендә шахмат-шашка уйнау мөмкинлеге дә булачак. Илкүләм проект авыл җирләрен дә читләтеп үтмәячәк. Киләчәктә авыл җирләрендә дә ял итү парклары, балалар мәйданчыклары урнаштырулар көтелә. Проект кысаларында Арчаның Төньяк микрорайонында (иске кирпеч заводы тирәсе) һәм Арчабаш бистәсендә балалар бакчалары төзелә. Райондагы бакчага чират көтүче нәниләрне ул бакчалар гына сыйдырып бетерә алмаячак, шунлыктан, район җитәкчелеге тагын бер бакча төзү турында план кора.

Яшәгән җиребез ямьле булса тормыш та матур, яшәү дә рәхәт. Сәламәт булып, булганның кадерен белеп яшәргә язсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X