7 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Уеннан уймак
Соңгы кыңгырау чыңларга да әллә ни күп вакыт калмаган иде. Алда – имтиханнар. Башыңны күтәрми укы да укы бит инде. Ә яшьлек, күңел дәрте башканы сорый (»Сөембикә»).
-
Татарстанда боз яуган
Татарстанның Чүпрәле районында кичә боз яуган.
-
Бәрәңге уңышы: «Бер адым буразнадан 4,2 килограмм уңыш чыкты. Ике метрга 12 литрлы бер чиләк...»
Узган ел бәрәңге уңышы әллә ни мактанырлык булмаган иде. Ә быел ул ничегрәк икән? Бәрәңгенең уңышы кайда ничек булуы хакында укучыларыбыздан сораштык. Кемдәдер рекордлы уңыш чыккан, кемдәдер ярыйсы гына. кайберәүләр бәрәңге алырга иртә әле, ди (»Шәһри Казан», Диләр Гарифуллина).
-
Кызы күз алдында хатынын тереләй яндырган 45 яшьлек ирне хөкем итәләр
Уфада низаг аркасында хатынын тереләй яндырган 45 яшьлек ирне хөкем итәләр. Хатын 76 процент пешеп хастаханәгә китерелә, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
-
Нурулла хәзрәт Коръән ашы уздыру тәртибен өйрәтте: табын, сәдака һәм буялган тырнаклар (»Интертат»)
Өйдә Коръән мәҗлесен уздырыру кирәкме? Табын нинди булырга тиеш? Ашаганнан соң өстәлдәге ризыкларны алырга ярыймы? Сәдаканы тәлинкә белән җыеп алу рөхсәтме? Табынга буялган тырнак белән килергә ярыймы? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин блогер Фагыйлә Шакировага өйдә Коръән мәҗлесе уздыру тәртипләрен аңлата.
-
Табиблар: “Бөтенләй тавышсыз каласың килмәсә, эшеңне алмаштыр”, диде...
Тукай якташы булып дөньяга килгән кыз балачакта биюче булырга хыялланган. Шуңа күрә ул тәпи китү белән сәхнәгә менгән. Әнисе клубта эшләү сәбәпче булгандыр инде моңа. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Башта күбәләк кебек очып биегән, аннары инде бер менгән сәхнәдән төшәсе килмичә, сакау теле белән шигырьләр сөйләгән, үсә төшкәч, төрле спектакльләрдә дә уйнаган. (»Шәһри Казан», Йолдыз Шәрапова)
-
Татарстанда даруларга, транспортта йөрүгә, тәрбиягә алган балалар өчен субсидияләр арта
2023 елда Татарстанда айлык социаль түләүләрне яңа коэффициент буенча индексациялиләр – ул 1,061 тәшкил итәчәк. Халыкның төрле категорияләренә түләүләр күләме 581 сумнан 11900 сумга кадәр булачак. Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шуның турында язылган.
-
Оп-па, яки “Ике малай чүлмәк ясый... Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...”
Оп-па! Телевизор экранында яңа җырчы кыз чалынып китте. Чибәр, чукынчык! Буй-сын, дисеңме? Зифалык бар инде ул безнең татар кызларында да хәзер. Тик менә аларны рус кызларыннан бик аерып булмый башлады (»Шәһри Казан», Алмаз Хәмзин)).