Нурулла хәзрәт Коръән ашы уздыру тәртибен өйрәтте: табын, сәдака һәм буялган тырнаклар (»Интертат»)
Өйдә Коръән мәҗлесен уздырыру кирәкме? Табын нинди булырга тиеш? Ашаганнан соң өстәлдәге ризыкларны алырга ярыймы? Сәдаканы тәлинкә белән җыеп алу рөхсәтме? Табынга буялган тырнак белән килергә ярыймы? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин блогер Фагыйлә Шакировага өйдә Коръән мәҗлесе уздыру тәртипләрен аңлата.
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Рамазан аенда елның-елында ифтар мәҗлесләре масштаблы күп урын ала башлады, бик күпләр аны үткәрәләр, һәм аны мәчетләрдә үткәрү дә модага кереп китте.
Дөресен әйткәндә, Совет чорларында, бәлки, аңа кадәрле дә, «халыкка мәчеттә авыз ачтыру» дигәнне без белми-ишетми идек. Әлбәттә, аның уңайлы яклары бар: мәҗлес оештырырга теләгән кеше мәчеткә, мәсәлән, акчасын гына бирә, анда әзерлиләр, кешенең үзенең мәшәкате керми, кунакларны шунда гына чакыра да, килеп матур гына утыра да рәхәтләнеп дога кылып китеп бара. Бер караганда, җайлы әйбер һәм мәчетләргә дә кулай.
Мәчеткә кеше килә, намаз укырга булмыйча, ашарга гына булса да, шунда дини сүз, Коръән сүзе ишетеп китә, шуңа үзенә күрә аның файдалы яклары бар. Әлбәттә, өйдәге мәҗлесләрне дә үткәрергә тырышырга кирәк – кафеда гына, мәчеттә генә түгел, чөнки өйдә үткәрелгән мәҗлеснең өстәмә саваплары була. Беренчедән, өйгә кунак керә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, өйгә кунак кермәгәндә, фәрештәләр дә керми, ди. Икенчедән, өйгә кунак кереп, өеңдә дога кылып чыгып китә. Бу инде – кунакның догасын алу дигән сүз. Шулай ук, өй эчендә Коръән укыла, Коръән шушы нигезгә укыла, шушында фәрештәләр килә, шушында бәрәкәт иңә, тынычлык иңә дигән сүз. Шуңа күрә шушы кешеләр белән кунак булу, алар белән бергә аралашу, утыру, аларны үз өеңә кертү – бу, үз чиратында, алар белән якынаю, араларны ныгыту дип атала. Шуның өчен дә кунакларны өйгә җыюны да онытмаска кирәк. Өйгә еллар буе кунак килмәгән очраклар булырга мөмкин хәзерге заманда.
Мәҗлесләрне ничек үткәрергә кирәк соң? Мәҗлесләр, әлбәттә, дини нигез белән үткәрелә, ягъни бисмилла әйтеп, Коръән белән башлана. Мондый мәҗлесләргә, әлбәттә, фәрештәләр килә, Аллаһ сүзе сөйләнгән очракта, Аллаһы Тәгалә шушында утырган кешеләрнең гөнаһларын кичерә, гафу итә.
Мәҗлес булгач, аның үз тәртипләре була. Мәҗлестә, әлбәттә, булырга тиеш хәләл ризыклар гына. Ягъни, динебез, шәригатебез буенча, безнең Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча рөхсәт ителгән хәләл ризыклар булырга тиеш. Менюны исә хуҗа үзе карый ала, әлбәттә.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә, әзерләгәндә бурычка кереп китеп, үзегезгә авырлык китерерлек итеп әзерләмәгез, ди. Бездә – татарларда бит «узышып табын әзерләү» дигән нәрсә бар. Берсеннән күреп чыгалар да, икенчесе дә куя башлый. Шуңа күрә хәзер безнең өстәлләребезгә елдан-ел төрледән-төрле ризыклар өстәлә бара. Мәсәлән, салатлар, ул берничә төрлегә әйләнде инде; тавык берничә төрле пешерелгән, кыздырылган; балыклар, шулай ук, берничә төрлеләр; бәлешләр әллә ничә төрлегә әйләнеп китте. Менә шулай итеп, төрле-төрле ризыклар хәзер күбәеп китте. Моның сәбәбе – бер-береңнән күреп, узышып эшләү. Ә күп очракта бу ризыкларның яртысы түгел, дүрттән бере дә ашалмый. Күбесе өстәлдә шул килеш калырга мөмкин. Һәм инде мәҗлес әзерләгән икенче кешегә бу – авырлык тудыра, чөнки кемдер күреп ала да, мин болай әзерли алмыйм, шуңа кунак чакырып тормыйм, әзерләнмим, дип әйтергә мөмкин. Менә шуңа күрә дә табынның байлыгын чамалап, үзеңнең хәлеңнән килгәнчә эшләргә кирәк.
Шулай ук, әгәр дә фәкыйрь кеше, мәҗлес үткәрәм, дисә, ризыклар күп төре булсын, дип тырышмасын. Булдыра алган кадәр эшләсен дә ихлас күңелдән кунакларын чакырсын. Иң мөһиме – аның чиста күңеле, нияте.
Мәҗлескә килгән вакытта, әлбәттә, кемдер күчтәнәч белән дә килергә мөмкин. Бу – күркәм гадәт, мәҗлескә килгән кешегә савабы да була, бәрәкәте дә була. Кунак кешегә үзенең шушы күчтәнәчен табынга кую дигән гадәт бар. Ни өчен алай эшләнә – бу инде шәригать буенча катгый әйтелгән сүз түгел. Әмма кеше бит берәр нәрсә алган вакытта үзе теләгән әйберне ала – күзе төшкән, ашыйсы килгән әйберне, шуңа күрә аның алдына үзенекен куйсаң, күңеле була, кунакның, шулай итеп, син күңелен күрә торган буласың.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/nurulla-xazrattan-oida-koran-uzdyru-tartibe-tabyn-sadaka-kulame-ham-buyalgan-tyrnaklar-5854878
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев