9 декабрь 2021 яңалыклары
-
Балалар чыгышы сокландырды
И, туган тел...
-
Шагыйрь Мөдәрис Шакиров: "Зөфәр "Миләшләрем" җырын миннән сорамыйча саткан"
“Миләшләрем” җырының сүзләре авторы Мөдәрис Шакиров җыр аркасында барлыкка килгән низагка карата фикерен белдерде. Лэйнаның Дилә Нигъмәтуллинаны әлеге җырны башкарганы өчен судка бирүе турында язган идек ("Шәһри Казан").
-
Яшь пар сөрем газы белән агуланган, берсе һәлак булган
Кичә Башкортостанның Яңа Чишмә районы Алкино-2 авылында ике кеше автомобильдә сөрем газы белән агуланган, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте ("Ватаным Татарстан").
-
Ильмира Нәгыймова никах үзәгендә нишләп йөри?
Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграм сәхифәсендә никах үзәгендә булуын хәбәр итә.
-
Арча педагогика көллияте студентлары – Worldskills Russia чемпионаты җиңүчеләре
Worldskills Russia һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабыннан җиңү белән кайткан укучылар арасында Арча педагогика көллияте студентлары һәм гимназия сыйныфы укучылары да бар.
-
Сәрия Хәбибуллина: «Без тикшерелгән мәгълүмат җиткерәбез»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе — зур милли медиахолдинг, аның яңалыклар хезмәте — республикада иң зурысы. Зәңгәр экраннардан яңалыкларны җиткерүчеләр ничек эшли — бу хакта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина сөйләде ("Интертат",Казан, Гөлнар Гарифуллина).
-
Югары суд битлексез кешеләргә фотосы буенча гына да штраф салырга рөхсәт иткән
Битлек режимын бозу турында эшләр буенча тикшерүләр, экспертизалар үткәрелмәскә дә мөмкин. Моның өчен битлексез кешенең фотосурәте һәм беркетмә булса, шул җитә. Россия Югары судының административ хокук бозулар буенча коллегиясе карарында шул хакта әйтелгән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.