12 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
«Сора-У» каналында «ШАЛТЫРАТ-МА» проектының яңа чыгарылышы
Кунагыбыз - Рамил Шәрәфиев.
-
Прокуратурага багышлана
Бүген Россия прокуратурасы төзелүгә 300 ел тулды. Шушы уңайдан “Казан арты” тарих-этнография музеенда прокуратура тарихына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды.
-
Тетрәндергеч язмыш юллары үткән шәхес
Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова белән күп тапкырлар очрашкан бар. Телефоннан да сөйләшкәләп алабыз. Яңа ел алдыннан тагын бер очрашу насыйп булды. “Стелла апа, Сезгә берничә соравым бар, килеп чыксам каршы түгелме?” – дип шалтыраттым. “Җаең белән килеп чык, мин өйдә”, – диде ул.
-
"Нур"лардан бәйгегә фильм
Арча Укучылар сараенда шөгыльләнүче “Нур” балалар телестудиясе укучылары әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып тора.
-
Ир-ат әнисен аңардан башка эчеп утырганы өчен үтергән
Фаҗига 3 гыйнвар кичендә Актаныш районының Иске Байсар авылында булган.
-
Әзер булырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавирус белән бәйле хәлләр турында сөйләде
«Хәлләрнең теге яки бу якка үзгәрүенә әзер булып тору мөһим. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күпләр сәфәрләрдән, шул исәптән чит илләрдән кайта. Моны исәпкә алу кирәк». Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Хөкүмәт каршындагы Коронавирус инфекциясе таралуга көрәш буенча координация советы президиумы утырышында шулай дип белдерде. Видеоэлемтә режимында үткәрелгән утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. (Ватаным Татарстан)
-
Кыш бабай резиденциясенә каникул көннәрендә 3000 кунак кабул ителгән
Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясе елдан-ел популярлаша бара.