erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тетрәндергеч язмыш юллары үткән шәхес

Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова белән күп тапкырлар очрашкан бар. Телефоннан да сөйләшкәләп алабыз. Яңа ел алдыннан тагын бер очрашу насыйп булды. “Стелла апа, Сезгә берничә соравым бар, килеп чыксам каршы түгелме?” – дип шалтыраттым. “Җаең белән килеп чык, мин өйдә”, – диде ул.

Бүгенге көндә гади авыл укытучысына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелү ничектер башка сыймаслык әйбер  булып тоела. Стелла апага Герой исеме бирелгәндә мин КПСС райкомында инструктор булып эшли идем. Әлеге хәбәр ул чорда да гаять зур вакыйга булды.

– Стелла апа, үзегез бу хәбәрне кайчан ишеттегез? – дигән сорау белән башладым әңгәмәбезне.

– 1978 елның җәе иде бу, – диде ул. – Бик яңгырлы җәй иде. Июнь аеның шундый бер көнендә хат ташучы көтелмәгән хәбәр алып килде: мине Мәскәүгә укытучыларның Бөтенсоюз съездына чакыралар! Билгеле, әлеге хәбәрне зур дулкынлану белән кабул иттем. Съездга СССРның төрле төбәкләреннән минем кебек педагоглар килгән иде, тиз аралашып, дуслашып киттек. Экскурсияләргә алып бардылар, тәҗрибә уртаклаштык. Съездда делегатларны ил җитәкчесе Леонид Брежнев котлады. Шунда миңа әлеге олы бүләкне тапшырдылар.

Стелла Зәкиевна тетрәндергеч язмыш юллары үткән шәхес. Казан кызы ул. Әтисе Зәки Мөхсинов “Татгосиздат” җитәкчесе була. 1937 елның җәендә аны кулга алалар, ялган гаеп белдереп хөкем итәләр, 1938 елның маенда атып үтерәләр. Әнисе Зәйнәп укытучы, хәзерге Әтнә районының Кышлау авылында туган. Репрессия тегермәне аны да аямый. 1938 елның май төнендә аны да алып китәләр. Ул дүрт яшьлек нарасыеның битеннән үбеп алырга гына өлгерә... Шул көнне баланы да алып китеп ятимнәр йортына тапшыралар.

Дәү әнисе Гыйльмибаянга рәхмәт, ул оныгын эзләп  табып Кышлауга алып кайта. Биш елдан әнисе дә кайтып төшә. Ул авыл мәктәбендә укыта башлый. Аннан балалар йортында мөдир, район мәгариф бүлегендә инспектор була.

Кыз 1951 елда Арчада мәктәпне тәмамлап Казан педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлагач Яңа Кенәр урта мәктәбенә юллама бирәләр. 1989 елда пенсиягә чыкканчы рус теле һәм әдәбияты укыта. 1959 елда шушы мәктәптә физика укытучы Хәбир Габдрахманов белән гаилә коралар, бер ул һәм бер кыз үстерәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Стелла апа белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Бу өйдә гомумән җылылык бөркелеп тора. Стелла апа өчен кадерле ядкәр дә ул, ире Хәбир белән (кызганыч, 2001 елда вафат булды) шунда ярты гасырга якын матур гомер кичергәннәр, балалар үстергәннәр. Җәй айларында бакчалары чәчәкләргә күмелә. “Улым Айдар өйне дә, бакчаны да үзәртеп корды, бар да аның хезмәте”, – ди ул.

– Миңа Герой исеме бирелгәч Казаннан бер журналист кайткан иде, – ди Стелла апа. – Өйләрендә китап кына, мебельләре дә юк, дип язып чыкты, – ди.

Әйе, аларның өендә иң мөһим әйбер китап булган. Ире Хәбир дә Казанга барган саен китаплар җыеп кайткан. Күпме газета-журналлар алдырганнар. Стелла Зәкиевнаның көннәр буе мәктәптән кайтып керә алмаган көннәре еш булган. Балаларга төпле белем, яхшы тәрбия бирү өчен тырышкан алар.

– Мин әлеге олы бүләкне районыбызның барлык укытучылары  хезмәтенә бирелгән бәя дип кабул иттем, – ди Стелла Зәкиевна. – Укытучы һөнәре һәрвакыт югары бәяләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре стелла закиевна

2
X