12 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Бәрәңгене ничек дөрес сакларга?
Бәрәңгене уңышлы саклау, барыннан да элек, аны саклауга салганда сыйфат таләпләренә, шулай ук, аның билгеле бер вакыт дәвамында сыйфатын саклап калу сәләтенә бәйле. «Икенче икмәк» - бәрәңгенең тәмен һәм файдалы үзлекләрен саклау буенча сезонлы чаралар – яңа технологияләр таләпләрен кулланып та, еллар дәвамында тикшерелгән саклау ысуллары буенча да үткәрелә.
-
Раил Садриев: “Балабыз булмагач, салкын су белән коендык”
Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз», - ди Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев (»Шәhри Казан»).
-
Акча югалтсак кайгырабыз, ә вакытыбыз бушка узганга юк...
Вакыт җиткерә алмыйбыз. Таң ата да кай арада кич тә була. Бер караганда, элекке вакыттагы кебек керне кул белән юмыйбыз, утын ярып, мич ягасы юк, су өйгә кергән. Кирәк җиребезгә машинага утырып тиз генә барып кайтабыз. Әмма барыбер ниятләгәнеңне эшләп өлгереп булмый, вакыт бездән дә тизрәк ашыга. Шул ук вакытта вакытыбызны телевизор, гаджетлар да “урлый”. Исәпләп карасаң, тәүлекнең бер-ике сәгате интернетта утырып кына узадыр да. (»Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина)
-
Илсөя Бәдретдинова: «Кем соң мин шулкадәр?» (»Интертат»,Гөлинә Шәйхи)
Бунтарь. Үҗәт. Үзгә. Татарстанның атказанган артисты (ниһаять!) Илсөя Бәдретдинованы шушы 3 сүз белән генә тасвирласаң да, аның көчлелеге, турылыгы, кешелеклелеге һәм үзгә бер иҗаты шушы сүзләргә сыеп бетәр күк. «Интертат» сайты өчен интервьюда Илсөя Бәдретдинова ни генә сөйләмәде.
-
Сораштыру: Россиядә һәр егерменче кеше генә коронавирусның яңа дулкыныннан курка
Россиядә сораштырылган 20 кешенең берсе генә коронавирусның яңа дулкыныннан бик курка. Шул ук вакытта, вакцинага каршы булучылар прививка ясаткан кешеләргә караганда күпкә куркусызрак, дип хәбәр итә бүген SuperJob.ru матбугат хезмәте.
-
“Габдрахман” – солдат көндәлеге
Казан халыкара мөселман киносы фестивале янәдән башкалада. Быел ул 18 нче тапкыр үткәрелә. Төрле тарафлардан җыелган фильмнар киң аудитория игътибарына тәкъдим ителә. Без дә кино бәйрәменнән читтә калмадык. Татарстан данын яклаучыларның иҗаты белән якынрак танышырга булдык (»Шәһри Казан»).