“Габдрахман” – солдат көндәлеге
Казан халыкара мөселман киносы фестивале янәдән башкалада. Быел ул 18 нче тапкыр үткәрелә. Төрле тарафлардан җыелган фильмнар киң аудитория игътибарына тәкъдим ителә. Без дә кино бәйрәменнән читтә калмадык. Татарстан данын яклаучыларның иҗаты белән якынрак танышырга булдык (»Шәһри Казан»).
“Габдрахман” – сугыш һәм аннан соңгы елларның авырлыкларын күрсәткән фильм. Сценарий Габделфәт Сафинның әтисе, Габдрахман Сафинның, көндәлегенә нигезләнеп языла. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, әсирлеккә эләккән солдат.
Залда утлар сүнде. Шау-гөр килгән тамашачылар да тынсыз калды. Фильм көндәлек битләреннән башланып китә. Габделфәт Сафин әтисе язган тарихны укый. Бу көндәлек битләрендә нинди вакыйгалар сурәтләнгән икән соң? Сюжетка тукталып китик.
Сугыш башлана. Габдрахман фронтка китә. Солдатлар окоп казып, дошманның киткәнен көтә. Канкойгыч бәрелешләр барган чак. Габдрахман үзе кереп ятарлык итеп, кечкенә чокыр казый. Фашист танклары килә. Окопта граната шартлый. Анда булган 6 солдатның гомере өзелә. Ә Габдрахманга “бәхет” елмая. Ул әсирлеккә эләгә. Солдат бер авыл йортында качарга тырыша. Әмма аның хуҗасы әсирне фашистларга сата. “Мин ул картка бик нык рәнҗедем. Караңгы төшкәч, юлга чыккан булыр идем бит”, –дип искә ала Габдрахман абый. Әсирлектә ул үзенең танышларын очрата. Ач-ялангач вакытлар, хәтта ипигә дә опилка кушылган. Совет армиясе фашистларның эзенә басып килә. 3 татар егете әсирлектән кача. Габдрахман армиягә кушыла, тик Берлинга кадәр барып җитми, чөнки сугыш тәмамлана. Әмма бу сюжетның яртысы гына.
Фильмда Габдрахман абый үзе дә катнаша. Ул быел 101 яшен тутырса да, егет төсле. Тормыш көндәлеген Габдрахман Сафин үз куллары белән 78 яшендә язып чыга.
“Габдрахман” фильмының төп асылы әсирлеккә эләккән солдатның киләчәк тормышын күрсәтү. Сугыш бетеп, туган якларга кайткач та, Габдрахманны тынычлыкта калдырмыйлар. Берничә тапкыр Казанга чакыралар. Анда солдатның әсирлектә булганы турында инде белгәннәр. Габдрахманга каршы дәлилләр җыеп, сөргенгә җибәрәләр. Ил өчен соңгы канын бирергә әзер торган солдатка рәхмәт шушымы? Ә бит андый аянычлы язмышлы кешеләр күп булган. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән меңләгән солдатларның җиңүдән соң тормышы сөргендә үткән. Аларны “халык дошманнары, сатлыкҗаннар”, дип атаганнар. Әмма нинди генә түбәнлекләр кичерергә туры килсә дә, солдатлар кырыс шартларда да кеше булып калганнар. Моңа дәлил булып, Габдрахманның сөргеннән азат ителгәч, туган якка ашкынуы. “Габдрахман” фильмы – туган туфракның һәм кеше рухының көчен күрсәтә.
– Габдрахман абый белән очрашкач, кире кайтканда тавышсыз калдык. Ул бик катлаулы тормыш юлын үткән. 15 ел эчендә кеше авыр сынаулар кичергән. Ничек йөрәге түзгән? Образ тудыру өчен, Габдрахман абый артыннан бик озак күзәттем. Ул кычкырып сөйләшеп, кәеф-сафа корып утыра торган кеше түгел. Кайсыдыр якларыбыз охшаш та. Минем өчен бу иң зур рольләрнең берсе. Бу чын кеше тормышы, шуңа күрә ул күңел түренә үтеп керә, – диде Габдрахман абыйның яшь вакытын уйнаган Рәфил Галимуллин.
Фильм архив материаллары белән баетылган. Бу финанс як белән бәйле. Зур дивизиянең бәрелешкә барганын күрсәтү өчен шактый акча кирәк бит. Сыйфатлы фильм төшерү өчен режессер һәм актерлар тырышлыгы гына җитми икән.
Кеше тормышына нигезләнеп төшерелгән фильмнар уйдырма хикәяләрдән өстен. Мондый кинолар ярдәмендә үзеңне чын кеше итеп тоясың. Күңелнең иң яшерен почмакларында йоклап яткан хисләрне уятасың. Һәр кеше аерым тарих. Димәк, режессерларга да эшлисе дә эшлисе әле.
Илгизә Галиуллина
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/gabdrakhman-soldat-kndlege
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев