13 май 2022 яңалыклары
-
Арчаның 9нчы балалар бакчасында матур очрашу булды (ВИДЕО)
Дулкынландыргыч очрашу.
-
Район башлыгы механизаторлар янында булды
Күңелле мизгелләр.
-
Көллияттә көтәләр
“Ачык ишекләр көне” үткәрелде
-
"Балам-багалмам" бәйгесе игълан итәбез
Укучыларыбызның бәйгеләрдә катнашырга яратуын искә алып, яңа бәйге башлыйбыз.
-
Зөһрә Шәрифуллина күңелемне кузгатты
“Ватаным Татарстан” гәҗитендә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның юбилеена багышлап язган мәкаләсен укыдым да, минем дә күңел кузгалды. Миндә дә шул мәкаләгә кушылып язасы килү теләге туды.
-
Яшь армиячеләр дә йортлы булды
5 майда Арча Укучылар сараенда һәм Яңа Кенәр иҗат йортында яшь армиячеләр җыелды. Бу көнне районыбызның хәрби отрядларында булган егет-кызлар өчен “Яшь армиячеләр йорты” ачылды.
-
Авылым хатирәләре
Үзебезнең авылда беренче алмагачлар утырту тарихын язган идем бит әле. Нәкъ шул көннәрдә Арча шәһәрендә яшәүче, районда билгеле шәхес, атаклы спортчы Ленар Заһидуллин белән очрашырга туры килде. Ул тумышы белән Сеҗе авылыннан.
-
Гарәфетдин Зиннуровка сугыш башланганда 14 кенә яшь була
Күлтәс авылында туып-үскән Гарәфетдин ага Зиннуровка быел 95 яшь тулды. Кышларын Казандагы кызында яши, язга чыгуга туган авылына кайтырга ашыга ул.
-
Сугышы ветераны Равил ага Фазлыев башыннан кичкәннәрне сөйли
Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил ага Фазлыев безне гадәттәгечә елмаеп каршы алды.
-
“Аҗаган”да арчалар беренче
Узган атнада традицион хәрби-патриотик уенның зона этабы үткәрелде. Әлеге ярышлар быел Арча районында оештырылды. План буенча зона этабына алты район командасы катнашырга тиеш иде. Тик кайбер сәбәпләр аркасында, хуҗалар белән бергә дүрт кенә команда үзара көч сынашты.
-
Аш серкәсе чистарта, тапны һәм исне бетерә
Блогер Наталья Гыйләҗева, аш серкәсен ризык пешергәндә генә түгел, ә көнкүрештә дә бик яратып кулланам, ди.
-
Кислород аппараты ярдәмендә сулаучы Мария Шаронова: Бик арыдым
Теләче районының Үзәк авылында гомер итүче 35 яшьлек Мария Шаронова инде берничә ел кислород аппараты ярдәмендә сулый. 2014 елда аңа башка кешенең үпкәләрен күчереп утырмакчы булганнар, тик дәвалаучы табибы бу уйдан кире кайтара. Хәзер Мария һәр туган көнгә шөкер итеп яшәп ята. ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)
-
Гөмбәгә киткән ир-атның мәетен башсыз килеш тапканнар ("Интертат")
10 майда Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманда башсыз ир-ат мәет табылган. РЕН ТВ белешмәсе буенча, аны урманга килгән гөмбәчеләр күреп алган.
-
«Гафу итегез, зинһар, тик мин яшәргә теләмим»: депрессия нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин? ("Интертат", Ольга Полякова)
Биш ел дәвамында депрессиядән җәфа чиккән 25 яшьлек кыз хәзер күз яшьләренә дә сөенә... Кеше үзенең халәтен еш кына арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра. Эшләгән эшеңнән рәхәте булмау, өметсезлек, озак йоклау чир билгесе була аламы? Яшәү тәмен югалткан кешеләргә ничек ярдәм итәргә?