erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гөмбәгә киткән ир-атның мәетен башсыз килеш тапканнар ("Интертат")

10 майда Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманда башсыз ир-ат мәет табылган. РЕН ТВ белешмәсе буенча, аны урманга килгән гөмбәчеләр күреп алган. 

Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Соңрак бу мәетнең былтыр көзен югалган 46 яшьлек Вячеслав булуын ачыклаганнар. Аны атасы һәм абыйсы таныган.

Туганнары сүзләренчә, Вячеслав 31 октябрьдә исерек килеш гөмбәгә дип чыгып китә. Ул эпилепсия белән авырый, салгалап та йөри. Шуңа күрә еш кына егыла.

Мәетне киемнәренә һәм әйберләренә карап таныйлар. Аның башы булмый. Муенында теш эзләре күренеп тора. Вячеславның мәетен кыргый хайваннар кимергән дип фаразлыйлар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-gombaga-kitkan-ir-atnyn-maeten-bassyz-kiles-tapkannar-5853028

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре