13 май 2024 яңалыклары
-
«Алтын каләм» яшьләр матбугаты фестивале финалистлары Казанга җыелды
«Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел беренче тапкыр берничә ай дәвамында үткәрелә. Фестивальнең финалына үткән 72 укучы Казанга җыелды.
-
Kazan Halal Market-та 4500дән артык товар тәкъдим ителәчәк
2024 елның 14 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачыла. Ярминкә дистәләгән яңа брендка үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әлеге мәйдан – азык-төлек, косметика, кием, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сату өчен ачык.
-
Кабат кыраулар көтелә
Бу атна башында республикада төнге сәгатьләрдә кырау көтелә.
-
Теплицаны акканат басса нишләргә?
Тәҗрибәле бакчачы корткычлардан тиз котылу ысулын өйрәтә.
-
Татарстанда кайбер хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артачак
2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Май аенда нинди файдалы үләннәр җыярга?
Дару үләне дигәч тә аны теләсә кайчан җыярга ярамый. Үзенең тәртибе бар.
-
ЗАГС идарәсе башлыгының элекке урынбасары тоткарланган
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кичә Татарстан буенча ЗАГС идарәсе башлыгының элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов тоткарланган.