erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теплицаны акканат басса нишләргә?

Тәҗрибәле бакчачы корткычлардан тиз котылу ысулын өйрәтә.

Синоптиклар тиздән көннәр җылынуын вәгъдә итә. Салкыннарда качышып беткән корткычлар, кырмыскалар, кара бетләр чыгып, яшелчәләргә зыян сала башлаячак. Бигрәк тә эссе көннәрдә бакчадагы җиләкләрне, ташкабакларны сырып алган акканатка (белокрылка) халык бик зарлана. Ә бу корткычлар теплицага керсә, аларны чыгаруы мәхшәргә әйләнә. Бу уңайдан тәҗрибәле бакчачы бик яхшы киңәш бирә.

“Теплицадагы яшелчәләргә акканат зыян салырга мөмкин. Мин теплица эченә 4-5 урынга каен дегетенә (березовый деготь) манылган тасмалар элеп куям. Исе беткән саен дегетне өстәргә була. Кызу көннәрдә исе бигрәк тә көчле чыга, теплица эченә корткычлар керми. Былтыр ишек кырыйларына да буяп куйдым, акканат кермәде.

Каен дегетен җиләклеккә дә куям. Бакча җиләгенә башка корткычлар якын килмәсен өчен салфетканы, тасмаларны телгәләп кисеп, каен дегете сибәм. Моның өчен көнкүрештә кулланыла торган рулонлы коры салфеткалар уңайлы. Җәен яңгырлар ява, тузан да куна, исе беткән саен яңартып торырга кирәк. Теплицада дегет исе бик озакка җитә”, — дип киңәш итә бакчачы Фәнзия Әхмәтшина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев