13 декабрь 2021 яңалыклары
-
Эчкечелекне дәвалый торган даруның коронавирусны җиңүе ачыкланган
АКШның Гарвард медицина мәктәбе һәм Бостон балалар хастаханәсе белгечләре эчкечелектән дару – дисульфирам препаратының коронавирустан котылуга ярдәм итүен билгеләгән ("Ватаным Татарстан").
-
Ильмира Нәгыймова балаларын карамыйча, “гулять” итәме?
Җырчыны язылучылары балаларын карамыйча, күңел ачып йөрүдә гаепләгән. Ильмира моңа үзе җавап бирде ("Шәһри Казан").
-
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: "Мин сөенәм, кайсыдыр күзлектән караганда, минем тормышым әйбәт..."
«Үзеңне башка гарипләр белән чагыштырасың да, бәхетле булуыңны аңлыйсың», — ди шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева. Шулай булмый ни, гарипләр генә түгел, кайбер сәламәт кешеләр белән чагыштырганда да бәхетле шәхес бит син, Лилия. Синдәгедәй намус, иҗат, ихтыяр көче, сабырлык әллә бик күпләрдә бардыр дисеңме?! (Интертат, Гөлнар Гарифуллина)
-
Авыл җирендә эшләгән пенсионерлар өстәмә акча алачак
Яңа елдан авыл җирендә 30 елдан артык эшләгән пенсионерлар, кайда яшәүләренә дә карамастан, пенсияләренә өстәмә алачак.
-
Закир Шаһбан беркайчан гаебен танымый һәм гафу үтенми
Популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдә ире турында кызыклы фактлар белән таныштыра. (Шәһри Казан)
-
Табиб Гөлназ Азизова: Балалар коронавирусны авыррак кичерә башлады
Коронавирусның яңа штаммы барлыкка килгәч, балалар бу чирне авыррак кичерә башлаган. Россия сәламәтлек саклау министрлыгының инфекцияле авырулар буенча штаттан тыш белгече Владимир Чуланов шулай дип белдергән. Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада балалар арасында коронавирусны бернинди билгеләрсез генә уздыручылар да очрый башлаган. Бу нәрсәсе белән куркыныч? Балада коронавирус икәнлекне нинди билгеләр буенча чамаларга? 11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек. (Ватаным Татарстан)
-
Татарстанда салкын һава торышы саклана
Бүген, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.