15 октябрь 2019 яңалыклары
-
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак
Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.
-
Быелгы көз белән кыш нинди булачак? (Ашытбаштан Рәис Шәкүров фаразлары)
Әбиләр чуагы ничек кинәт башланган булса, шулай көтмәгәндә тәмамланып та куйды. Көннәр кабат суытты.
-
Югары Пошалымнан Рөстәм Зыятдинов - беренче татар пранкеры
Арча районы Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдиновны беренче татар пранкеры дип әйтергә була. Пранк - ул телефон аша шаярту, гадәттә аноним рәвештә башкарыла. Танылган пранкерлар хәтта дәүләт башлыкларына шалтыратып, сәяси темаларга сөйләшеп, аларны көлке хәлләргә калдырган очраклар була.
-
Арча футболчылары 2 нче урында
Ярышларда "Арча" спорт мәктәбе командасы (тренеры Ирек Мифтахов) 2 нче урынга лаек булды.
-
Арча волейболчылары ярышлардан җиңү белән кайтты
Кукмарада узган 2005-2006 елгы егетләр арасында волейбол буенча ачык турнирда көч сынашкан 7 команда арасында тренер Тәлгать Әхмәтов җитәкчелегендәге Арча районы командасы 1нче урынны яулады.
-
Арча районы көрәшчеләре ярыштан җиңүләр белән кайтты
Балтачта яшүсмерләр арасында Рафил Галимуллин истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды.
-
Җиңү артыннан җиңү
Арча Укучылар Сараеның “Нур” балалар телестудиясенең Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге журналистлары Рүзәл Шәрипов, Зәринә Зәйнакова, Зәринә Хәкимова, Динә Нәҗметдинова, Ильвира Галимҗанова, сентябрь аенда “Бөркеткәй” Бөтенроссия балалар үзәгендә узган “БумерангТВ” форумында катнашып гран-прига ия булды. Студиягә видеокамера бүләк ителде.
-
Арчада волонтерлар райондашларыбызга санлы телевидениегә күчәргә ярдәм итте
14 октябрьдә санлы телевидение эшли башлаган көнне аны үзләре генә тоташтыра алмаучы райондашларыбыз район администрациясенә һәм бердәм номер буенча волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булуларын әйтеп мөрәҗәгать иткән.