erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югары Пошалымнан Рөстәм Зыятдинов - беренче татар пранкеры

Арча районы Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдиновны беренче татар пранкеры дип әйтергә була. Пранк - ул телефон аша шаярту, гадәттә аноним рәвештә башкарыла. Танылган пранкерлар хәтта дәүләт башлыкларына шалтыратып, сәяси темаларга сөйләшеп, аларны көлке хәлләргә калдырган очраклар була.

Рөстәм Зыятдиновның бер кызык ролигы мессенджерларда таралды. Ул анда Мәсгуть исемле кешегә Гөлсинә исемле хатын булып шалтырата. Хатыны өйдә булмаганын белгәч, керергә рөхсәт сорый һәм керәчәген әйтә. Шушы урында видео өзелә. 

 

"Интертат"  Рөстәм Зыятдиновтан бу сөйләшүнең азагы ни булып тәмамланганын сорады.

 

- Шаяртып алыйк әле бер көн, дидем. Кешенең күпчелеге ышана да андый нәрсәгә. Мин әйтәм, танырлар микән. Юк, танымады. Сөйләшкәндә кешедә әзрәк курку барлыкка килә. Минем бу апага акча бирәсе бар микән, тегесе-монысы... 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Телевизорда шундый шоулар үткәрәләр бит әле. Кемнедер балыкка чакыралар, балык урынына нәрсәдер, икенче әйбер тоттыралар. Шундыйрак типта. Пранк. Руслар алып бара шундый шоулар, шалтыраталар йолдызга, теге мескен  ышанып бетә. Сез менә шундый нәрсә эшләгәнсез диләр, куркытып бетергәч, дерелдәтеп ышандыргач кына чыгып котлыйлар, сезне шулай иткән идек дип.


- Ә сез котламадыгызмы?

- Юк инде. Анда котларлык булмады. Чөнки чыдап булмый көләсе килә кешенең шулкадәр ышанып бетүенә. Киләм дигәч, ул һаман әйтә кайчан дип. 

 

- Нәрсә булып бетте азагы? 

- Аннан без ул кеше белән күрештек, шулай-шулай. Ну, Рөстәм абый, әйттеләр аны сезнең шундыйрак сөйләшә торган гадәтегез бар дип, ди.

- Ә ул ышанып көткәнме соң теге хатын килер дип?

- Әйе. Тик без әле аны ахырга хәтле эшләп бетермәдек, көләсе килә, чыдап булмый анда. Аннары өзәргә туры килде.

- Тагын шундый видеоларыгызны чыгарырга уйламыйсызмы?

- Әле юк, чыгарырбыз әле тагын, уйлабрак бетерик әле.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/archa-rayonynnan-r-st-m-zyyatdinov-berenche-tatar-prankery/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X