15 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Прививка ясау кампаниясе темплары 6 процентка арткан
Россиядә бер атна эчендә коронавирустан 3,2 млн кеше прививка ясаткан
-
Авыл җирлеге башлыгы ришвәт биргәндә арадашлык иткән өчен суд каршына басачак
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017 елның май-июнь айларында Казанда Биектау районының бер авыл җирлеге башлыгы хәрби хезмәттән качарга теләгән егеттән 130 мең сум акча алган. Бу акчаны алар армиягә барудан азат иткән өчен хәрби комиссариат хезмәткәренә бирергә ниятләгән ("Ватаным Татарстан").
-
Лилия Муллагалиева: "Ирем белән танышканда, ул аерылган иде"
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева ире Илсур белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Өч бала әтисе Рөстәм Насыйбуллин гаиләсе хастаханәгә эләккән
Җырчы Рөстәм Насыйбуллин өч баласы һәм хатыны белән бергә хастаханәдә ята ("Шәһри Казан").
-
Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә: буран көтелә
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе » фаразлары буенча, дүшәмбе киченнән, 15 ноябрьдә, республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә ("Ватаным Татарстан").
-
«Реалные пацаны» һәм «Счастливы вместе» сериаллары йолдызы вафат
Россиянең атказанган артисты, «Реалный пацаны» һәм «Счастливы вместе» популяр сериаллары йолдызы Игорь Бондаренко вафат . Аңа нибары 55 яшь булган ("Ватаным Татарстан").
-
Коронавирус инфекциясенә каршы дару әзерләү процессы — соңгы стадиясендә
Михаил Мурашко коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмавын әйтте.
-
Язмышлар ярында: «Минем кебек күп бала табып тилмермәсеннәр иде…»
Равиләне күп еллар беләм. Ире белән яратышып өйләнештеләр, бүгенгәчә бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән көннәре. Гомер буе мул тормышта яшәделәр. Балалары булмау гына бәхетләрен китек итте, башта ун еллап көттеләр.
-
Шайтан адәм балаларын йоклаганда да куркыта
«Иске таш» мәчет имамы Рамил хәзрәт Юныс инстаграм битендә төшләрне төрләре, шайтан һәм фәрештәләр җибәргән төшләрнең нинди булуы һәм куркыныч төш күргәндә нишләргә кирәклеге турында язган ("Шәһри Казан").
-
Йөткерүдән чөгендер ширбәте ясау ЫСУЛЫ
Файдалы эчемлек
-
Чаллыда элекке хатынының егетен үтергән Алмаз: «Балаларым белән очраштырмады»
10 ноябрьдә Татарстан Югары суды элеккеге хатынының егетен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Алмаз Маликов эше буенча хөкем карары чыгарды ("Интертат", Казан, Алинә Фәйзрахманова).
-
Галимнәр коронавирусның сезонлы авыру булып калачагын фаразлады
Коронавирус, грипп һәм башка респиратор инфекцияләр кебек елның салкын фасылында таралачак.
-
Ильмира белән Русланның аерылышуы турында дин әһеле: "Шәт, подписчикларын да арттыру нияте бардыр?"
Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуы турында дин әһелләре ни уйлый? Рамил хәзрәт Юныс аерылуның хәләл эш икәнен, шул ук вакытта дус булып кала белү турында әйтә ("Шәһри Казан").
-
Максималь күләмдә пенсия алу өчен нинди документлар кирәклеге билгеле
Иң югары күләмдә пенсия алу өчен стажны, хезмәт шартларын, хезмәт хакын һәм башка мөһим үзенчәлекләрне, әйтик, инвалидлык булуын расларга кирәк ("Ватаным Татарстан", Казан).