Йөткерүдән чөгендер ширбәте ясау ЫСУЛЫ
Файдалы эчемлек
Уртача зурлыктагы чөгендерне яхшылап юып, өстен капкач төсле итеп кисеп алыгыз. Зур булмаган чокыр ясап, шунда 2 чәй кашыгы шикәр комы салыгыз. Кыска дулкынлы мичтә 5 минут пешереп алыгыз. 20–25 минут духовкада пешерсәң дә ярый. Барлыкка килгән сокны кичен, иң яхшысы йоклар алдыннан эчегез. Беренче тапкыр эчкәннән соң ук файдасы тия. Балалар да бик яратып эчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев