16 ноябрь 2022 яңалыклары
-
«Әни дип тә әйтергә курыккач, бу кыздан нәрсә көтәсең!»
Өйалды бакчасында үскән сирень – канәфер куагы быел да аксыл-шәмәхә төстәге чәчәкләргә күмелде. Битараф кына карый алмый аларга Фәния. Канәфер чәчәкләре аңа балалык елларын, күрше малае Фәнилне искә төшерәләр .
-
Бөтен кешегә дә ел әйләнәсе эчәргә тәкъдим ителгән бердәнбер витамин турында
Кышка озак калмады. Бу чорда ничектер кәеф бик күтәренке булмый. Суыкта урамда да бик йөрисе килми. Тиз караңгы төшә. Җылы одеял астына кереп качасы гына килеп тора. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)
-
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов: «Ахырзаман билгеләре күренә башлады инде»
Еш кына: «Ахырзаман галәмәтедер бу!» – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Чынлап та, хәзерге тормышыбыз шөкер итәрлек булса да, җәмгыятьтәге кайбер күренешләр кешеләрне сагаерга, уйланырга мәҗбүр итә. Ахырзаман җиткәнен ничек аңларга? Аның билгеле көне бармы? Кеше аңа ничек әзерләнергә тиеш? Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ белән шушы сорауларга җавап эзләдек. (Ватаным Татарстан)
-
Быелгы кыш нинди булачак? Галимнәр һәм халык синоптигы ФАРАЗЛАРЫ
Ноябрь башыннан бирле республикада аномаль җылы һава торышы сакланды. Уртача һава температурасы нормадан 7–8 градуска югарырак иде. Әмма атна ахырына көннәр кисәк кенә суытып куйды. Чиләкләп яңгыр койды, давыл котырды. Күп кенә җирлекләрдә көчле җил түбә калайларын каерды. Давыл вакытында Биектау районының Айбаш авылында хәтта мәчет манарасы җимерелеп төште.
-
Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты - «Татар кызы» бәйгесендә беренче
Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды.
-
«Ышаныгыз, тормышыгыз чәчәк атачак»: аерылышу газапларын үткәннәрдән киңәшләр (»Интертат», Гөлназ Хәбибуллина)
Кешеләр нигә «нормально» аерылыша алмый? Бу – безнең менталитет белән бәйлеме? Аерылышу аша узган кешеләргә шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алар үз фикерләрен җиткерде, шул исәптән, аерылышуны җиңелрәк кичерү өчен киңәшләр дә бирде.
-
“Без- табигать дуслары”
Туган җирне яратып
-
Зөлфирә Шәйдуллина кызларына ничек исем сайлавын сөйләде.
Мирзаяновлар ни өчен кызларына Нәзирә дип исем кушкан? (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)