erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Без- табигать дуслары”

Туган җирне яратып

                                 Дә
       Күренекле педагог В.А.Сухомлинский «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы»  дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Экологик тәрбия бирү  үзенең актуальлеге  белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар арта гына барачак. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.  Шул уңайдан безнең  балалар бакчасында  уртанчылар  төркеме  балалары белән  “Без- табигать дуслары” дип аталган чара  үтте. Чара туган як табигатен саклау  һәм коткару, туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру  зарурлыгына юнәлтелгән иде. Эколяталар: Чыршы, Тихоня, Шалун һәм Умница бәйрәмнең төп геройлары булдылар.  Алар балаларга  табигатьне   саклау    буенча  кызыклы биремнәр әзерләгәннәр  иде. Шулай ук  балалар   табигатьтә    үз-үзеңне  тоту кагыйдәләрен белмәгән    тәртипсез малай -  Шалтай- Балтайга пластик шешәләрдән, бөкеләрдән, чүп-чардан  урман  аланын  чистартырга булыштылар һәм чүп-чарны аерым җыю буенча белемнәрен  кабатладылар. Кичә эчтәлекле шигырьләр, җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды һәм  бик кызыклы, мавыктыргыч үтте.  Үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина һәм «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова катнашты. Кичә ахырында алар балаларга кызыклы чара өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.
      Мондый  чаралар, һичшиксез, балаларны табигатьне сакларга өйрәтә, әйләнә-тирәне пычранудан саклауга җитди өлеш кертергә өнди.     Киләчәктә үзебез тәрбияләгән балалар табигатьне саклауга, яклауга битараф булмаслар дип ышанабыз. Туган җиребезнең табигатен саклап, аны яратып яшик.
Гөлүсә Галиәхмәтова,
Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре