17 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Дус кызым икенче хатын булып кияүгә чыкты
Дус кызым Айгөлнең кияүгә чыгасын ишеткәч гаҗәпләндем дә, шатландым да. Дөресен генә әйткәндә, аның егете барлыгын да белми идем. Кай арада танышкан, кай арада кияүгә чыгарга уйлаган, диген. Ничә еллар буе дус булып йөреп, ахирәтемнең шуның хәтле астыртын икәнен белмәгәнмен. Без бит кызлар нинди күлмәк алуыбызны, ничә сумга чәч кистерүебезне дә тизрәк бер-беребезгә сөйләргә, мактанышырга ашыгабыз. Ә монда... ("Сөембикә", Казан).
-
Ләйсән Таишеваны бала тудыру йортыннан нигә ире түгел, абыйсы каршы алган?
Берничә көн элек кыз бала тапкан Ләйсән баласы белән өйгә кайткан )"Шәһри Казан").
-
Татарстанның бер авылы янындагы урманда наркотик җитештереп ятканнар
Полиция хезмәткәрләре урманда корылган бер палаткада барлыгы 11 килограмм авырлыктагы химик реактивлар һәм прекурсорларга, лаборатория җиһазларына тап булган. (Ватаным Татарстан)
-
Казанда агуланган студентлар хәмер урынына суыкта катмый торган сыекча эчкән
Бу атнада башында Казанда агуланган 13 студент хәмер урынына суыкта катмый торган сыекча эчкән булырга мөмкин. Хокук сакчылары әнә шулай дип фаразлый ("Ватаным Татарстан").
-
Рифат Фәттахов: "Дәшмәсәң, тагын да ныграк оятсызланалар"
17 ноябрь көнне Р.Ваһапов фонды генераль директоры, танылган продюсер, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Әхмәт улы Фәттаховка 55 яшь тула. Бу уңайдан Рифат әфәнде белән аның балачагы, бүгенге эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Мошенниклар бер кызны 250 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән
Бер хатын-кыз шалтыратып, аның исеменә кемнәрнеңдер кредит алырга җыенуын әйткән (Ватаным Татарстан)
-
Татарстанда яңа ел каникулларының күпме дәвам итәчәге билгеле булды
Киләсе яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк.
-
Сөенче: бәрәңге үстерсәң, субсидия алырсың
Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче хуҗалыкларга дәүләт булышлык күрсәтергә җыена. Шәхси хуҗалыклар да читтә калмаячак ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).
-
Медицина хезмәткәрләренә ковидтан прививка ясаткан һәр кеше өчен 200 сум түләнәчәк
Тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.
-
«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды
Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.
-
Коточкыч тизлектә килүче машина ир белән хатынны бәрдергән: юл һәлакәте мизгеле видеога эләккән
Казанда машина йөртүче коточкыч тизлектә ике җәяүлене бәрдергән. Һәлакәт видеога эләккән. Үлүчеләр – 36 яшьлек хатын-кыз һәм 39 яшьлек ир-ат.
-
Ләйсән Гимаева күптәнге хыялын тормышка ашырган
Җырчы Ләйсән Гимаева күптәнге хыялын тормышка ашырган. Бу хакта ул инстаграмда сөйләде ("Шәһри Казан").
-
«Ак Барс» отты!
Бердәнбер алканы Никита Дыняк кертте.
-
Көн үсәсен төн үсә: азык-төлеккә бәяләр күпмегә арткан?
Бар нәрсәгә дә бәяләр арта. Кулланучыларның азык-төлек кәрҗине күпмегә арткан? Халык бәя артуны тойганмы? Болар хакында тулырак «Интертат» язмасында ("Интертат",Казан,Ләйсән Рәхмәтуллина).
-
Кемнәргә хөрмә ашарга ярамый?
Диетолог Анжелика Дюваль сүзләренә караганда, хөрмәдә күптөрле минераллар, шул испәтән А,В, һәм С витаминнары бар.