erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөенче: бәрәңге үстерсәң, субсидия алырсың

Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче хуҗалыкларга дәүләт булышлык күрсәтергә җыена. Шәхси хуҗалыклар да читтә калмаячак ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә билгеле булганча, Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлегә кадәр булмаган федераль проектны гамәлгә ашырырга уйлый.

Аның нигезендә яшелчә җитештерү күләмен арттырмакчылар, шулай ук аларны саклау һәм сату өчен инфраструктура булдырмакчылар. Шул рәвешле халык кабат яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлар дигән фикер бар. Бәрәңге үстерүче хуҗалыкларның елдан-ел кимүе беркемгә дә сер түгел. Росстат мәгълүматларына караганда, 1996 елда чәчү мәйданнарының 3,3 проценты бәрәңгегә туры килсә, узган елны ул нибары 1,5 процент кына булган.   Җитештерүче фермерларның әйтүенчә, яшелчә үстерү кул хезмәтен таләп итә. Ә эшләргә кеше юк. Аннары яшелчәне сакларга складлар да кирәк. Болардан тыш һава торышы да үзенең төзәтмәләрен кертә. Быелгы корылык елында бәрәңге уңышы начар булды. Сугару системасы да җайга салынып бетмәгән әле.

Авыл халкы да бәрәңге үстерүдән читләшә башлады. Соңгы биш елда шәхси хуҗалыкларда бәрәңге җитештерү 19 процентка кимегән. 2025 елга да шушы тенденция сакланса, алар үстергән бәрәңге күләме 50 процентны гына тәшкил итәчәк. Ә бәрәңге кирәк, кишере дә, кәбестәсе, чөгендере дә бик кирәк. Хәтерләсәгез, җәй башында “борщ җыелмасы”на бәяләр артып алган иде. Аны узган елгы запас яшелчәләр бетүе белән бәйләп аңлаттылар. Читтән кергән яшелчә янына барырлык та түгел иде, бәяләре экзотик җимешләрнекенә тиңләште. Димәк, үзебезне тәэмин итәрлек яшелчә үстерерү бурычы тора.  

Шуларны күз уңында тотып, хөкүмәт киләсе елдан дәүләт ярдәмен булдырырга җыена. Беренче чиратта, ул яшелчә һәм бәрәңге кырларын сугару чараларына кагыла. Яшелчә саклагычларны булдыру яки яңартуга киткән акчаны күбрәк күләмдә кайтару уе да бар. Яшелчә җитештерүче шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү карала. Безнең мондый ярдәм күрсәткәнебез юк иде, киләсе елдан эшли башлыйбыз, дип белдергән авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Президент уздырган киңәшмәдә. Аның фаразлавынча, бу ярдәм бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерү күләмен 15 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.     

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белә идегезме?
Россия бәрәңге җитештерә торган иң эре илләр өчлегенә керә. Ул фәкать Кытай белән Һиндстаннан гына калыша. Ә менә уңышлылыгы ягыннан алга киткән илләрдән калыша. Уртача алганда, Россиядә бер гектардан 17 тонна бәрәңге алына, Германиядә ул – 49 тонна, Америка Кушма Штатларында – 47 тонна.
***
Ил тарихында иң күп бәрәңге Брежнев идарә иткән 1970 елда алынган. Ул елны авыл хезмәтчәннәре 53,9 млн тонна икенче икмәк җыйган. Аннары инде бәрәңге уңышы 37 тонна гына калган. 1995 елда бу саннар әле күтәрелеп алган – 39,9 тоннага кадәр арткан. Ә 2010 елда 18,5 млн тонна гына чыккан. Узган елны 19,577 млн тонна бәрәңге җитештерелгән.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/senche-brge-sters-subsidiya-alyrsy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре