19 апрель 2026 яңалыклары
-
Яңа Кенәрдә Арча районы башлыгы призына волейбол турниры узды
Ярышларда Арча һәм Яңа Кенәр командаларыннан тыш, Әтнә, Биектау һәм Теләче районнарыннан да командалар катнашты
-
Депутат һәр подъезд янында аркалы эскәмияләр урнаштырырга тәкъдим итте
Аркалы эскәмияләрне һәр подъезд янында 30 метрдан да артык булмаган ераклыкта урнаштырырга кирәк, шулай ук халыкка өстәмә рөхсәтсез үз хисабына эскәмияләр куярга рөхсәт итәргә кирәк, дип белдерде РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын көчле яңгыр һәм томан турында кисәттеләр
Республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш итәләр.
-
Арча педагогика көллиятендә 1960елны укырга кергән студентлар очрашуга килде
«Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиев очрашуны атаклы әлифбачылар Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова укучылары белән оештырды. 29 мартта Рәмзия апаның туган көне. 1914 елда туган. 112 ел. Шул уңайдан тарихи, кызыклы искә алу булды.
-
Арчаның 6 нчы мәктәбе – Республикада Гран-при иясе
Арчаның 6 нчы мәктәбе «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары арасында уздырылган республика бәйгесендә иң югары бүләккә – Гран-прига лаек булды.