erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә Арча районы башлыгы призына волейбол турниры узды

Ярышларда Арча һәм Яңа Кенәр командаларыннан тыш, Әтнә, Биектау һәм Теләче районнарыннан да командалар катнашты

Яңа Кенәр авылында Арча районы башлыгы призына волейбол буенча турнир үтте. Ярышларда Арча һәм Яңа Кенәр командаларыннан тыш, Әтнә, Биектау һәм Теләче районнарыннан да командалар катнашты. Чараны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде.

«Безнең Кенәр җирлегендә спортны яраталар. Нинди генә спорт төрен алсак та, алар бик матур итеп оештыралар. Ял булуга карамастан, башка районнардан килүче катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Командаларда яшьләр белән беррәттән өлкәнрәк яшьтәгеләрне күрү дә куандыра. Уеннар әйбәт кенә узсын», — диде ул һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Ярышлар башланганчы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, волонтер Рашат Салихҗанов район башлыгы белән берлектә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм кулы сузучы хәйриячеләр Илнар Газизов һәм Андрей Биряльминга хәрби часть командованиесе тарафыннан җибәрелгән «Фронтка ярдәм өчен» медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Биш сәгатькә якын барган киеренке көрәштә һәр команда да матур уен күрсәтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Әтнә командасы - беренче, Арча - икенче, Теләче спортчылары өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин һәм ярышларны оештыручы спорт ветераны Ришат Садиков тапшырды.

«Мондый чаралар районда спортны үстерүдә һәм башка район спортчылары белән дуслыкны ныгытуда зур роль уйный», - дип билгеләп үтте оештыручылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев