19 сентябрь 2022 яңалыклары
-
«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы музыка турында.
-
«Син безне коткардың, югыйсә, Казанкага очып төшә идек бит, гаепне сиңа аудара калсалар, бөтенебез судка сине яклап барабыз»
Казан шәһәрендә троллейбус йөртүчесе руль артында аңын җуйган һәм чак кына юл һәлакәтенә юлыкмый калган. Әлеге хәл 14 сентябрь көнне кичкырын Ветеринар институты янында килеп чыга. Троллейбус руле артындагы хатын-кыз хәрәкәт итү вакытында аңын җуя һәм транспорт чарасы таудан аска таба төшә башлый. (»Шәһри Казан», Лилия Гайнуллина)
-
«Автобабай», «Автоәби» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Машина йөртү осталыгыгызны исбатлый аласыз
-
Арчада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләрне барлыйлар
«Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә
-
1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак эш урыннарының исемлеге билгеле
Президентның май указлары йогынтысы кагылмаган миллионлаган бюджет хезмәткәрләренең окладлары 1 октябрьдән арта. Калганнар арттырылган хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан алачак. Быелгы түләүләр федераль бюджет аша түгел, ә төбәк бюджеты аша уза, шуңа күрә аларның күләме төрлечә. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисад кафедрасы доценты Александр Тимофеев «Прайм» агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.