Май аеннан нинди яңа законнар эшли башлый?
Иң беренче үзгәреш пенсияләргә һәм социаль түләүләргә кагыла. 1 майдан пенсияне өйләренә китерткән кешеләр өчен аны алу кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер моны Россия Почтасы гына эшләячәк. Элек пенсияләрне коммерция оешмалары да китерә алган. Әмма аларга карата дәгъвалар булган: гадәттән тыш хәлләр була клаганда, әйтик, су басу очрагында алар пенсияне ерак пунктларга вакытында китерә алмаган.