erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатыйп Яруллин 18 яшендә сугышка алына

«ВКонтакте» социаль челтәрләрендә әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язмалар куела. Алар белән сайтыбызда таныштырып барачакбыз. Түбәндә 18 яшендә сугышка алынган егет язмышын тасвирлаучы Гөлсинә Зәкиева язмасы

Хатыйп Яруллин - минем якын туганым. Җизнәм. 

1924 елны Арча районының Иске Кырлай авылында уртача хәлле крестьян гаиләсендә туа ул. Биш бала - өч малай, ике кыз үсәләр. Кечкенәдән җор күңелле, юмор хисенә бай, бик тере малай була ул. Мәктәптә сигез сыйныф тәмамлаганнан соң колхозда эшли.
Бөек Ватан сугышы башланганда егеткә 17 яшь була. Ике абыйсы - Һади белән Һидият фронтка китә. Алар яу кырында һәлак тә була. 1942 елның августында 18 яшьлек Хатыйпка да повестка килә. Ана өченче улын да сугышка озата.

Күргәннәре турында күп сөйләргә яратмый иде ул. Күп шәһәрләрне алуда катнаша. Кенигсбер өчен көрәш аның күңеленә аеруча нык кереп калган иде. Бик еш искә алды ул аны. Тик нечкәлекләрен бик сөйләмәде генә.
"Укчы полкта идем мин. Ракета һәм артиллерия гаскәрләре составында. Разведчик булдым. Икешәр кеше дошман тылына үтеп кереп, "тел" алып кайта идек", - дип сөйләгәне хәтердә.
Хатыйп җизни өч тапкыр яралана.1943 елның февралендә һәм 1944 елның сентябрендә кулына зыян килә, 1945 елның 22 февралендә - аягы яралана. Госпитальләрдә ятып чыга. Аннан яңадан ут эченә керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сугыштан ул 1945 елның 28 октябрендә генә кайта. Хатыйп җизнинең күкрәген "Кызыл Йолдыз" һәм өченче дәрәҗә "Дан" орденнары, күп медальләр бизи. Мәктәптә ат җигеп эшли, завхоз булып санала. Колхоз гаражында мөдир була. Өйләнә. Өч баласы туа. Хәзер бер кызы гына исән инде.
Үзе 2008 елда каты авырудан соң вафат булды. Иске Кырлай зиратында җирләнде.

#МойГеройМояСемья#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан#БессмертныйПолк2023

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев