«Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар
«Андроид»ка – 15 яшь. Һәркемнең дә диярлек кесәсендә яисә кулында йөргән хикмәтле җиһаз – смартфонның җаны, эчендәге җене һәм пәрие, аның төп инструкция-программасы балигълык яшенә якынлаша. Телефонга куелган, рәсми телдә «операцион система» дип аталган ул хикмәт булмаса, дөньяны үзгәрткән, адәми зат көненә йөз тапкыр баккан кесә әсбабы пластмасса, металлдан, ярымүткәргечләрдән торган кирәксез бер нәрсәгә әверелер иде.