erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Миләш күп булса, суык була, диләр»

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев фаразлары

–    Хәзер җәй сентябрьгә кереп бара. Әгәр дә җәйгә карап әйтәбез икән, ноябрь уртача килер. Ноябрь ахыры, декабрь башында суыклар була. Майның азагы бик эссе булды, ул шул вакытка туры килә. Кыш  былтыргы кебек кенә булмас. Узган ел җылы килде бит. Суыграк була быел кыш. Аннан соң икеле-микеле торыр. Артык суык та булмас. Кыш башында бер җылытып ала бит ул. Агачлардан сары тамчылар тамып бер җылытып алачак. Бөтен суыклар кышның ахырына кала, – дип сөйли халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев. – Миләш бик күп булмады. Миләш күп булса, суык була, диләр. Быел күп нәрсә туры да килми. Кошлар китмәде әле. Тилгән белән карлыгачлар бергә китте. Алар иртәрәк кузгалалар, 3 сентябрьдә юк иде инде. Гел күзәтеп торам. Торналарны бер дә шәйләмәдем. Алар моннан үтәләр иде. Бәрәңге казыганнан соң китәләр иде. Бәлки шушы көн бозылып алганнан соң кузгалыр инде. Кыр казлары да китмәде әле. Алар бер китеп, бер кайталар. Сулыклар булса, шунда да төшеп алалар. Сыерчыкларның китүен күреп булмый. Алар күбрәк төнлә оча.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Шәһри казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев