erid:2VtzquqpS7d
Нияз Муллахмәтов: «Сыйфатлы белем һәм бирү өчен районда мөмкинлекләр күп”
Арча яңалыклары

Нияз Муллахмәтов: «Сыйфатлы белем һәм бирү өчен районда мөмкинлекләр күп”

Яңа уку елы башланыр алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов белән алдагы бурычлар, яңалыклар һәм мәгариф системасының киләчәккә планнары турында сөйләштек. Ул районда белем сыйфатын күтәрү, кадрлар кытлыгын чишү, сәләтле балаларны үстерү һәм яңа уку елына әзерлек турында фикерләре белән уртаклашты.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып килгәндә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов белән, узган уку елына йомгак ясап, яңа уку елында алда торган  бурычлар турында сөйләштек.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов мәгариф өлкәсендәге бурычлар, киләчәккә планнар турында сөйләде
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов мәгариф өлкәсендәге бурычлар, киләчәккә планнар турында сөйләде
  • Нияз Наилович, бугенге көндә район мәгариф системасы үзалдына нинди максатлар куя?

– Мәгариф учреждениеләренең укыту-матди базасын яхшырту, мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны өстенлекле финанслау, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аеруча сәләтле, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барабыз. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле, димәк, мәгариф системасын яңартуның төп максаты – белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Белем бирү сыйфаты турында сөйләгәндә, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә идарә итү системасын, укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итү күздә тотыла.

Яңа технологияләрне үстерү, җитәкче һәм укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру безнең алда торган максат һәм бурычларның берсе булып тора. Шуларны күздә тотып, районыбыз мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар үзләренең үсеш алымын билгеләде. Бары тик сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала. Район мәгариф системасының бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен мөһим булган бөтен  мөмкинлекләре дә бар.

Район мәгариф учреждениеләрендә укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар
Район мәгариф учреждениеләрендә укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар

Район мәгариф картасы: саннар һәм фактлар

  • Яңа уку елында районда ничә мәгариф учреждениесе укучыларны каршы алачак?

– Районда 15 база мәктәбе, 1 лицей, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч, 43 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 3 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 6007 укучы белем һәм тәрбия ала. Мәктәпләр, һөнәр училищелары, көллиятләр югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле сыйныфлар булдырыла. Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшләп килә. Укучылар сарае, Балалар сәнгать мәктәбе, “Арча” спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның  төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.

  •  Беренче сыйныфка ничә укучы керә?

– Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа кvрә баланың укырга килү көне – зур бәйрәм. 1 нче сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә 518 укучы өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлаячак. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәр бала бары тик файдалы белемнәр генә үзләштерер дип ышанасы килә.

  • Яңа уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырылачак өстенлекле эш юнәлешләре турында берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

– Безнең төп максат, инде әйтеп үткәнемчә, белем бирү сыйфатын күтәрү. Моңа укытучыларның һөнәри үсеше аша ирешәчәкбез. Сәләтле балалар белән эшләү системасы үстереләчәк. Грантларда, проектларда катнашуны активлаштырабыз, техник иҗат, тәрбия, физик тәрбия – сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен яхшыртачакбыз.

Сәләтле балалар – район горурлыгы

  • Сәләтле укучыларны кызыксындыру максатында нинди эш алып барыла?

– Мәгариф учреждениеләренең укыту-матди базасын яхшырту, мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны өстенлекле финанслау, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аеруча сәләтле, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барабыз. Киләчәгебез белем бирүнең сыйфатына бәйле, димәк, мәгариф системасын яңартуның төп максаты – белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Белем бирү сыйфаты турында сөйләгәндә, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә идарә итү системасын, укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итү күздә тотыла.

Яңа технологияләрне үстерү, җитәкче һәм укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру безнең алда торган максат һәм бурычларның берсе булып тора. Шуларны күздә тотып, районыбыз мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар үзләренең үсеш алымын билгеләде. Бары тик сыйфатлы белем генә укучыларыбызның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә ала. Район мәгариф системасының бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен мөһим булган бөтен  мөмкинлекләре дә бар.

Районда ел саен уку елы ахырында төрле дәрәҗәдәге олипиадаларда җиңгән укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы уздырыла
Районда ел саен уку елы ахырында төрле дәрәҗәдәге олипиадаларда җиңгән укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы уздырыла
  • Бүгенге көндә район мәктәпләрендә укытучылар җитәме?

– Бүгенге көндә югары квалификацияле кадрлар кытлыгы мәгариф системасында гына түгел, күп өлкәләрдә дә үзен сиздерә. Профессиональ дәрәҗәдә эшли торган, үз эшенең остасы булган белгечләр һәр юнәлештә дә кирәк. Ә инде мәктәп системасына, балалар бакчаларына килгән вакытта, чыннан да, педагогик кадрларга кытлык бар. Мәктәпләрдә күбрәк физика, биология, химия, математика укытучыларына ихтыяҗ зур. Бу яшь кадрларны мәктәпләргә тарту буенча ныклап эшләргә кирәклеген күрсәтә. Киләчәктә шушы юнәлештә укыган яшь белгечләрне мәктәпләргә кайтару көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Яңа уку елына районыбызга 18 яшь педагог кайта. “Земский  учитель” программасы буенча Арча шәһәре 2нче урта мәктәбенә Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган Дәүләтшин Самат Ришат улы рус теле укытучысы булып кайтты. Бу күңелгә җылылык өсти.

Яңа уку елына әзерлек: комиссия нәтиҗәләре

  • Белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерме? 

– Районның барлык белем бирү оешмалары яңа уку елына әзерлеге каралды. Әзерлекне бәяләүдә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, «Мәгариф идарәсе», Арча районы эчке эшләр бүлеге, Росгвардия һәм ГЧС вәкилләреннән торган комиссия катнашты.

Мәктәпләрне әзерләү буенча зур көч куелган. Бу, әлбәттә, мәктәп директорларының укытучылар, хезмәткәрләр белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсе. Без, барлык белем бирү оешмалары да яңа уку елына балалар кабул итәргә әзер, дип горурланып әйтә алабыз. 

Районның барлык белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзрелеге тикшерелде
Районның барлык белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзрелеге тикшерелде
  • Белем бәйрәме алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга, әти-әниләргә әйтер теләкләрегез дә бардыр.

– Яңа уку елына аяк басабыз.  Хәерле сәгатьтә башлансын! Иң элек барыбызга да нык сәламәтлек телим. Укучыларда белем алуга кызыксыну, файдалы яңаны ачарга омтылу теләге сүнмәсен. Ә укытучыларыбызда иҗади фикерли торган, креатив, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә уңай иҗади эш дәрте артып торсын. Әти-әниләргә көч һәм сабырлык телим. Алар белән алга таба да аңлашып эшләрбез дип ышанам. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, көннәребез имин, күңелләребез көр, теләгән теләкләребез кабул булсын!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев