erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанның җиде вәкиле дәүләт бүләкләренә лаек булды

Татарстан вәкилләре арасында фән һәм мәгариф, нефть сәнәгате, мәгълүмат технологияләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар бар. Аларның казанышлары дәүләт дәрәҗәсендә бәяләнде.

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Татарстаннан җиде кеше төрле өлкәләрдәге күпьеллык хезмәтләре өчен орден, медаль һәм мактаулы исемнәргә лаек булды.

Казан федераль университеты президенты Рияз Минзарипов Дуслык ордены белән бүләкләнде. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Ольга Ильинскаяга «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Ә Геология һәм нефть-газ технологияләре институты кафедрасы мөдире Борис Успенский «Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Нефть тармагында эшләүче белгечләрнең дә хезмәте билгеләп үтелде. «Татнефть» структурасына кергән «Елховнефть» НГДУ цехы начальнигы Ринат Сафинга һәм Лениногорск цехының скважиналарны ремонтлау буенча мастеры Петр Трофимовка «Россия Федерациясенең атказанган нефть тармагы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Фәнни-җитештерү исәпләү системалары берләшмәсе» генераль директоры Игорь Кульмяков II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык хезмәте өчен «Татмелиорация» генераль директоры урынбасары, баш бухгалтер Мансур Нотфуллинга «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев