Татарстанда өлкәннәрнең 40 проценты актив тормыш алып бара
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр арасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны арта. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, республикада өлкән буын вәкилләренең 40 проценты актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов хәбәр итте.