22 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Гыйнвардан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертеләчәк
Россиядә 1 гыйнвардан аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертәчәкләр. Бу пособие гамәлдәге берничә түләүне берләштерер дип көтелә. Пособие бала туу яки баланы уллыкка (кызлыкка) алу һәм өч яшькә җиткәнче бирелә торган түләүләрне дә берләштерергә мөмкин. Илнең премьер-министры Михаил Мишустин шул турыда хәбәр итте.
-
Яңа Кырлайда Ат көнендә йөк төялгән ат белән чабуда кем беренче?
Ярышларның нинди генә төре юк иде.
-
Яңа Кенәрдә митинг булды (+фотолар)
Һәлак булганнар истәлегенә.
-
Арчада үткән «Автобабай»да кемнәр беренче? (+фотолар)
Өлкәннәр ункөнлеген каршылап.
-
Яңа Кырлайда Ат көнендә бизәлгән җигүле атлар ярышында кем 1нче?
Ярышлар күп булды, нәтиҗәләрне язып бетереп булмый.
-
Арчаның 6нчы мәктәбендә район башлыклары булды
Арчаны өйрәнәләр. Безгә бу турыда мәктәп завучы Лилия Ильясовна хәбәр итте.
-
Татарстанда 26 градус җылы булачак
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, бүген Татарстанда урыны белән яңгырлар явачак.
-
Фатир алырга отышлы вакыт (мы?)
Торак базарында вазгыять нинди, фатирны хәзер алыргамы, әллә сабыр итәргәме? Белгечләр белән шул сорауларга җавап эзләдек Казанда икенчел торакның квадрат метры уртача 122 428 сумны тәшкил итә. Элиталы торакныкы бөтенләй һушны алырлык – 230 905 сум. Әле бәяләр аз гына төште, ди Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев (»Шәһри Казан », Дилбәр Гарифуллина ).