23 июнь 2022 яңалыклары
-
Басулар, кырлар буйлап
23 июньдә районда чәчүлекләрне кабул итү үткәрелде.
-
Рамил Шәрәпов: «Кайчакта хатын белән Шәрәпҗан әйткәләшә»
Аның сызылып киткән кара мыегы, ак майкасы, кызыл эчле гәлүшләре инде күпләргә таныш. Һәр мәхәббәт корты үзенең «красопетка»сына багышлый ала торган җырын да күпләр беләдер. Шәрәпҗан – Рамил Шәрәпов белән җәһәт кенә әңгәмә кордык. ("Ватаным Татарстан", Лилия Гыймазова)
-
Арчада фермерларны Интернет аша сатуга өйрәтү буенча укулар узды
Анда Арча, Теләче, Әтнә, Саба, Кукмара районнарыннан килгән фермерлар катнашты.
-
Кул астындагы гап-гади әйберләр белән җиләк уңышын ничек арттырырга?
Җәй соңарып килгәнлектән, быел җиләк сезоны да бераз соңара. Шунлыктан әле яңа чәчәк аткан, җимеш төшә башлаган үсентеләрне тукландыру өчен менә дигән вакыт. Һәвәскәр бакчачы Гөлфия Хәнипова кул астындагы гап-гади әйберләр белән җиләкләрне тукландыру буенча киңәшләрен бирде.
-
Юрий Шатунов вафат
Җырчы, «Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатунов вафат булган дип яза РКБ.
-
Көн саен бер теләк белән уянам: Аллаһы Тәгалә сабыйларны үстерерлек көч, сәламәтлек, гомер бирсен иде
Яшел Үзән районының Новониколаевка авылында яшәүче Гөлсинә апа Калатаева, яшәр өчен көчне оныклардан алам, ди. Узган елның октябрь аенда аның улы белән килене, мунчадан чыга алмыйча, янып үлгән. Ул бу хакта әле дә еламыйча сөйли алмый. Оныклары исә әбиләренең күз яшьләрен сөртеп тора… ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)
-
20 елдан артык фатирыннан урамга чыга алмаучы Роза апа Сафиуллина: «Сабыр итегез, барысы да вакытлыча!»
Роза апа 1999 елдан фатирына бикләнгәндәй яши. Ул елны операция өстәлендә төптән уң аягын кисәләр. Шуннан бирле дөньяны урам аша гына күзәтә. «Бернишләп булмый, сабыр итәргә кирәк», – ди Роза апа. Менә 20 елдан артык шул сүзләр аның тормыш девизына әйләнгән.
-
Бакчачыга берничә киңәш
Истә тотыгыз!
-
Лимон согы ябыктыра
Зифа буй-сынлы булу өчен лимонлы су белән дуслашырга кирәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта. Ябыгу өчен 1 стакан җылы суга ярты лимон согы сыгарга, шуны көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы.
-
Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Икесенең хәле авыр
Төрле җәрәхәтләр алган зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.