24 октябрь 2019 яңалыклары
-
Арчада салым һәм җыемнарны гамәлдән чыгаралар
Бүген район Советы кайбер салым һәм җыемнар буенча бурычларны гамәлдән чыгару тәртибе турында карар кабул итте.
-
Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
-
Ай ахырына кадәр җылы һава сакланачак
Октябрь ахырына кадәр Казанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.
-
Татарстанда хәләл ризыкларны тикшерү өчен махсус үзәк ясарга җыеналар
Татарстан районара ветеринария лабораториясе аерым үзәк төзү инициативасы белән чыгарга ниятли. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195860/
-
Студентлар өлкәннәргә концерт куйды
Арча аграр сәнагать һөнәр көллияте студентлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында концерт куйды.
-
Алмаз Закиров Россия чемпионатында чыгыш ясады
Арчадан Алмаз Закиров таэквондо буенча Татарстанның җыелма команда составында. Әле яңа Россия чемпионатында чыгыш ясадылар.
-
Сөрдедән Һәдия апаның күңеле булган
Барча өлкәннәр исеменнән Сөрде авылыннан Һәдия әбиегез Камалова яза.
-
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең иң популяр остазы булды
Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды.
-
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы эшеннән китте
Бүген Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Мансур кызы Гыйбадуллина үз теләге белән бу вазифадан азат ителде.
-
Арча егетләре армиягә китте
Дүрт елдан артык инде, яз-көз булачак солдатларны Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеннан озаталар. Шушы көннәрдә традицияне дәвам итеп, көзге чакырылыш егетләренә фатыйха бирелде.
-
Алдынгылар бүләк алды
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 23 октябрьдә туфрак эшкәртүдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен алдынгыларга бүләк тапшырды.