Алмаз Закиров Россия чемпионатында чыгыш ясады
Арчадан Алмаз Закиров таэквондо буенча Татарстанның җыелма команда составында. Әле яңа Россия чемпионатында чыгыш ясадылар.
Казанда "Таэквондо һәм өстәл теннисы үзәге"ндә таэквондо буенча Россия чемпионаты булды. Чемпионатта Россиянең төрле төбәкләреннән 500гә якын спортчы катнашты. Татарстанның җыелма командасына Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Арчадан 31 кеше керде. Безнең Арчадан ярышта Алмаз Закиров катнашты. 45 команда арасыннан Татарстанның җыелма командасы 2нче урынны алды. Мәскәү -- 1нче. Безнең республика уңышында Алмазның да өлеше зур. Тренеры Газинур Борханов. Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев