25 апрель 2022 яңалыклары
-
Чып-чын могҗиза: әнисен яман шештән дәвалаган
Күземне ачсам, янымда бер хатын-кыз басып тора, йөзе күренми. Ул куллары белән нидер эшли. Миңа шундый рәхәт булып китте, хәлем җиңеләйде. Нәрсә икән бу?” – ди. Мин өнсез калдым.
-
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм 23 градус җылы көтелә
Татарстан Республикасы гидрометеоүзәгеннән кисәтелгәнчә, иртәгә – 26 апрельдә көндез һәм кичен Татарстанда, шулай ук Казанда секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм яшен көтелә.
-
Казанда 177-нче санлы мәктәп эвакуацияләнгән
Казанда 177-нче санлы мәктәптән балалар эвакуацияләнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, билгесез кеше уку йортында шартлаткыч бар дип хәбәр итә ("Ватаным Татарстан").
-
Көздән утырткан сарымсак, суганны яздан ашлау
Иренмичә вакытында эшләсәк, яхшы уңыш алырбыз.
-
Үзәк банк “Мир” картасы хуҗалары өчен шәп яңалык җиткерде
Мир” түләү картасы хуҗаларын яңа сюрприз көтә. Россия Үзәк банкы мондый карта өчен яңа мөмкинлекләр ачу буенча эш алып бара. Бу хакта Үзәк банк рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова сөйләп үткән.
-
Рөстәм Миңнеханов «Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан утлары» журналын юбилее белән котлады.
-
Арчада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фоторәсемнәрен барлыйлар
Фоторәсемнәр Банк урамында урнашкан “Җиңү йөзе” стендын тулыландырачак.
-
7 яшьлек бала бер тонналы капчык астында калып һәлак булган
Бала урында ук үлгән.
-
"Уразалы кешегә иннек сөртергә ярыймы?" (Уразага бәйле 22 сорауга ҖАВАП)
Газета укучыларыбыздан уразага кагылышлы сораулар еш килә. Аларга җавапны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән бергә барладык. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)
-
Арчада тракторчы-машинист йөртүчесе таныклыгы алу өчен имтиханнар үтте
Имтиханнар Арча агросәнәгать көллиятендә узды.
-
Татарстан театрларында «Алтын битлек»нең 20 номинациясе һәм зур «пшик» (" Интертат", Рузилә Мөхәммәтова)
Татарстан театрлары 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте. Ләкин берәүне дә ала алмады. «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесеннән фаразлар һәм тәкъдимнәр.
-
Теш табибы Эльвира Алимова: Йоклаганда теш шыгырдату гадәте организмга зур зыян салырга мөмкин
Йоклаганда теш шыгырдату – күпләргә таныш күренеш. Еш кына аңа әллә ни игътибар да бирмибез. Сызламый, авыртмый, борчымый икән, борчылырга сәбәп юк дигәнрәк караш яши. Әмма белгечләр, йоклаганда теш шыгырдату җитди авыру билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Бу очракта нинди авырулар турында сүз бара? Теш шыгырдатуның нинди сәбәпләре бар? Теш табибы Эльвира Алимова шул сорауларга җавап бирде.
-
Белгеч акчаларны дефолттан саклауның гади ысулын аңлатты
Финанслар белән идарә итү югары мәктәбенең аналитик тикшеренүләр бүлеге башлыгы Михаил Коган кешеләрдә булган акчаларны дәүләт дефолтыннан саклап калуның гади ысулы турында сөйләде ("Ватаным Татарстан").