Көздән утырткан сарымсак, суганны яздан ашлау
Иренмичә вакытында эшләсәк, яхшы уңыш алырбыз.
Язның ничек килүенә карап( төгәл вакытын әйтеп тә булмый) яшелчәләр тишелеп чыккач, җирлэр бераз кипшергәч, сарымсак-суганның төбен йомшартып, ашлама кертәбез.
Үзем куп еллар шушылай эшлим:
- 10 л суга 20 г ( 1 аш кашыгы өеп) мочевина салып эретәм. Алдан су сипкән түтәлләргә катнашманы лейка белән су сипкән кебек сибеп чыгабыз.
Икенче тапкыр ике атнадан ашлыйбыз.
- 10 л суга 40 г нитрофоска,1стакан көл салып сибәбез.
Иренмичә вакытында эшләсәк, яхшы уңыш алырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев