27 июнь 2022 яңалыклары
-
Телевизор шартлап, ике яшьлек бала һәлак булган
Пермьдәге торак йорт фатирында телевизор шартлау нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган ("Ватаным Татарстан").
-
Көрәш буенча хәзер безнең үз дөнья чемпионнарыбыз бар.
Миңгәр Сабан туенда быел көрәш буенча дөнья чемпионаты гына түгел, яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Татарстанлылар - барысында да диярлек беренче. Җиңүчеләр белән таныштырабыз.
-
Табиб-эндокринолог, нутрициолог: «Организмны тәртипкә салмыйча, витаминнарның файдасы булмый»
Соңгы вакытта коллагенның файдасы турында күп сөйлиләр. Зур банкаларда сатыла торган әлеге азык өстәлмәсенең бәясе арзан түгел. Табиб-эндокринолог, нутрициолог, вебинарлар авторы Лиана Усаинова исә аны өйдә үзеңә әзерләргә киңәш итә. Арзанга да чыга, әллә ни мәшәкате дә юк икән.
-
Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Сеңлем юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан…»
Бүген Гүзәлнең сеңлесе Лилия Гафурованың өчесен уздыралар. Исегезгә төшерәбез, Чистай районында урнашкан «Хузур Хәләл» кафесы хуҗасы Лилия Гафурова юл фаҗигасендә вафат булды. Аңа нибары 28 яшь иде. Аның кечкенә кызы ятим калды. Бу хәбәр бик күпләрне тетрәндерде. Аларның дус кызы Миләүшә белән чираттагы бәйрәм табыны әзерләп кайтып килүләре була. Кафелары янына кайтып җитәрәк, фаҗигагә юлыга алар. Без Лилиянең апасы «Женщина оххонь» буларак танылган блогер Гүзәл белән сөйләштек.
-
Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуы турында искәртәләр
Юрист Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия буенча уртача 3,5-5 процентка артачак, дип сөйләде. РИА Новости шул турыда яза.
-
100 баш каз асраучы Руфия Хәйретдинова: “Казларга кычыткан ашатырга ярамый” ("Интертат", Ләйлә Хәкимова)
Арча районының Масра авылында Руфия Хәйретдинова 100 баш каз асрый. Бу эш белән ул күптәннән шөгыльләнә, каз асрауның барлык нечкәлекләрен белә. 50 бәбкә сатып алудан башлаган эше бүген аңа шактый табыш китерә.
-
Арча Укучылар сарае "Игелек энергиясе" - 2022 конкурсында җиңде
Җиңүчеләрне Әлмәт шәһәрендә бүләкләделәр.
-
Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте
"Китап" радиосы Арчада булып китте
-
"Юра еш кына өйдән качып китә иде. Шуңа мин аны интернатка бирергә булдым..."
Бүген Мәскәүдә эстрада йолдызы Юрий Шатунов белән хушлашалар. "Кызыл таң" газетасы исә җырчы һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат җиткергән.
-
Район китапханәсендә "ТАТМЕДИА" журналларының үз укучылары бар
Арча үзәк китапханәсендә журналларны өлкән буын вәкилләре үз итә