28 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Нәзер белән шаярма
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Алар (монафикълар) арасында, «Әгәр Ул безгә Үзенең юмартлыгыннан (байлык) бирсә, без, әлбәттә, сәдака бирер идек һәм салихлардан булыр идек», – дип, Аллаһ белән сүз куешучылар бар. Ул аларга Үз юмартлыгыннан өләшкәч, алар саранлана башлады һәм (Аллаһка буйсынудан) читкә тайпылып, йөз чөерде. Аллаһка биргән вәгъдәләрен бозган өчен һәм алдашканнары өчен, Аның белән очраша торган Көнгә кадәр Ул аларның күңеленә нифак (икейөзлелек) салды», – ди. Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәне бозу динебездә икейөзлелек буларак бәяләнә. Шуңа күрә нәзер әйткәндә бик сак булырга киңәш ителә. Әйткән нәзереңне үти алмаган очракта ни эшләргә? Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.
-
Арчаның яшь көрәшчеләре Актаныштан медальләр белән кайтты
25-27 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстанның беренче президенты кубогына традицион көрәш турниры үтте.