Арчаның яшь көрәшчеләре Актаныштан медальләр белән кайтты
25-27 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстанның беренче президенты кубогына традицион көрәш турниры үтте.
Әлеге ярышта 46 командадан 447 яшүсмер бил алышты.
Арча районы командасы Чаллы, Әлмәт командаларын гына уздырып, 3 нче урын алып кайтты.
Шәхси беренчелектә Минуллин Раяз (36 кг, Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.), Ахмедзянов Руслан (40 кг, 5 нче гимназия, тренеры Хакимзянов Р.Р.),
Файзрахманов Аяз (43 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) алтын,
Галләмов Данил (65 кг, АПК, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) көмеш һәм Галяутдинов Ильназ (36 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.), Мухаметшин Ильяр (50 кг, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) бронза медальләргә лаек булдылар.
Көрәшчеләрне һәм тренерларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев