erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

13 минут саен телефонга карыйбыз: бу бәйлелектән ничек котылырга?

Смартфонга бәйлелек йокы бозылуга, хәтер проблемаларына һәм депрессиягә китерә. (Интертат)

Дөнья искиткеч зур тизлек белән алга атлый. Мондый тиз үзгәрешләрнең иң мөһим факторы булып технологик үсеш тора. Әлбәттә, мондый динамикага кешенең инновацияләргә яраклашу тизлеге дә ярдәм итә. Әмма интернет – ул пычак кебек, кешеләргә файда да, дөрес кулланмаса, бәла дә китерә ала торган корал.

Һөнәри тормыш һәм белем алу тормышы, тиз арада мәгълүмат алу ихтыяҗы интернетка тоташкан технологик җайланмалар булдыруны таләп итә. Әгәр дә без технологияләрнең файдасын санарга теләсәк, озын бер исемлек әзерләргә тиеш булыр идек. Ләкин бүген без аның зыяны турында сөйләшербез.

Экран каршында үткәрелгән вакыт шулкадәр артты, белгечләр «технологик бәйлелек» төшенчәсен куллана башлады. Бәйлелек, ул – кешенең үз-үзен тотышын контрольдә тота алмавы дигән сүз. Бу нинди дә булса психоактив матдәгә бәйлелек яисә билгеле бер гамәлләрне кабатлап тору булырга мөмкин.

Технологияләргә бәйлелек нәрсә ул?
Технологияләргә бәйлелек булганда, кеше компьютер, интернет, видеоуеннар, мобиль җайланмаларны артык куллану аркасында технологияләрнең зарарлы йогынтысы астында кала. Технологияләргә бәйлелекне уенга бәйлелек, социаль челтәрләргә бәйлелек, сатып алулар, видеоконтент куллану, комарлы уеннар кебек категорияләргә бүлеп була.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, психоактив матдәләргә бәйлелек белән технологияләргә бәйлелек арасында зур аерма юк. Аларның икесе дә баш миенең бер үк өлешенә тәэсир итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, технологиягә бәйлелек күп кенә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, мәсәлән, хәтер проблемалары, оештыру һәм планлаштыру, импульсларны контрольдә тоту кыенлыклары, йокы бозылу, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең салкынаюы, үз-үзеңә ышанычсызлык, ялганга омтылышның артуы, вакытны сизми башлау, депрессия, борчылу, җаваплылыкны үз өстеңә ала алмау.

Технологик бәйлелекнең физик нәтиҗәләре дә бар, аерым алганда, арка авырту, баш авырту, күзләр корылану, симерү яки, киресенчә, ябыгу.

Технологияләргә бәйлелекне ничек аңларга?
Кешенең берәр нәрсәгә карата начар бәйлелеге бармы-юкмы икәнен ничек аңларга соң? Моны белү өчен, аның үз-үзен тотышын күзәтергә кирәк. Әгәр дә кеше экраннан ерак булганда борчыла, паникага бирелә яки агрессив була, ул үзен бик мөһим нәрсәдән мәхрүм ителгән дип хис итә икән, шул чакта ул технологияләргә бәйле булырга мөмкин. Кешенең үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр бәйлелекне ачыклауда мөһим фактор булып тора.

Смартфоннарга иң бәйле ил – Төркия
33 илдә, 53 меңнән артык кеше арасында үткәрелгән мобиль җайланма кулланучыларның глобаль тикшеренүе барышында Төркиянең Европада смартфоннарга иң бәйле ил булуы ачыкланган. Европада кешеләр телефонны көненә 48 тапкыр, Төркиядә 78 тапкыр тикшерә. Димәк, төрекләр телефонны һәр 13 минут саен кулларына ала. Башкача әйткәндә, европалыларга караганда 2 тапкыр ешрак.

Шул ук тикшеренү нәтиҗәләре буенча, йокларга ятканда телефоннарын караучы европалылар саны 40 процент булса, Төркиядә бу күрсәткеч 85 процентка җитә. Кешеләр телефонда иң еш хәбәрләр алмашу өчен кушымталарны куллана, икенче урында социаль челтәрләр, өченче урында – мәгълүмат сайтлары.

Бәйлелеккә каршы көрәш
Бәйлелеге булган кешеләрнең төп үзенчәлеге шунда, алар үз бәйлелекләрен кире кага. Без якыннарыбызны игътибар белән күзәтергә һәм аларны бу бәладән сакларга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сез технологияләргә бәйлелеккә каршы көрәшнең түбәндәге ысулларын куллана аласыз:

– Яңа гадәтләр булдырырга тырышыгыз. Спорт белән шөгыльләнү физик һәм психик сәламәтлек өчен бик файдалы булачак.

– Урамга ешрак чыгыгыз.

– Интернет пакетын чикләү сезне туктатырга ярдәм итүче мөһим адым булырга мөмкин.

– Күп вакыт таләп итә торган кушымталарны бетерегез һәм яңаларын йөкләмәгез.

– Гаиләгез һәм дусларыгыз белән бергә утырганда, телефоныгызны өстәл янына алмагыз.

– Телефон белән йокы бүлмәсенә кермәгез, мөмкин булса, зарядка җайланмасын башка бүлмәгә куегыз.

– Планлаштырылган эшләр исемлеген язып куегыз. Яңа гадәтләр булдыру да бик ярдәм итәчәк.

– Атна саен яки көндәлек графиклар әзерләгез һәм алардан тайпылмаска тырышыгыз.

Автор: Халит Еребакан (Halit Yerebakan), «Sabah» газетасы

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X