erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аралар гел җылы калсын өчен ниләр эшләргә кирәк? Бәхетле парлардан 20 киңәш

Гаиләдә тыныч, дус, тату яшәү, ике арадагы җылы хисләрне – мәхәббәтне саклау һәр ир белән хатынның иң зур хыялыдыр инде ул. Берәү дә бит «яшәп карыйк» дип кенә кавышмый, һәр очрашуны, һәр кушылуны гомерлеккә дип уйлый, шуңа өметләнә. (»Сөембикә»)

Бу киңәшләр – озак еллар бергә яшәгән парлардан. Алар үзләренең тату гаилә серләрен ача: ике арадагы мөнәсәбәтләрне көйләп тору өчен алар нинди адымнар ясый – мәхәббәтнең гомерен ничек озынайта?
Кемдер өчен бу киңәшләр яңалык та булмас. Бик әйбәт! Димәк, сезнең дә тату гаилә кору буенча инде үз киңәшләр җыелмагыз бар дигән сүз. Алар белән бүлешсәгез, без шат кына булырбыз. 
Ә кемдер өчен бу киңәшләр иң кирәк чакта барып ирешер: ике арадагы күперләрне ныгытыр. Хисләргә яңа төсмер өстәр. Андыйларга: «Бер-берегезне саклагыз!» диясе килә.
Инде киңәшләргә күчик. 
  
«Көнең ничек узды?» Иң мөһим сорау бу
Ирегездән (хатыныгыздан) бу хакта көн дә сорагыз. Кайчак хәтта аның эшендә ниләр булганы сезгә бөтенләй кызык булмаса да, бу сорауны бирегез. «Минем тормышымда булган һәрнәрсә аны кызыксындыра», – дип уйлаячак ул. Шулай уйлап ялгышмаса, тагын да әйбәт.
     
Талашулар уза да китә ул
Бер тапкыр да сүзгә килгәнебез юк дигән парларга ышанмагыз: тормыш бит бу – ансыз гына булмый. Кешене күпме генә яратсагыз да, кайчак аңа да ачуыгыз чыккан чаклар була. Башка бөтен гаиләләрдә дә шулай ук – шуңа күрә моңа артык исегез китмәсен. Әмма ул сүзгә килүләр, ара-тирә талашып алулар үзара мөнәсәбәтләрне генә бозмасын. Һәр сүзгә килү сезнең аралар бөтенләйгә өзелде дигән сүз түгел әле. Бу чорны үткәреп җибәрә белегез – үпкәләшүләргә вакытында нокта куегыз. 

Матур мөнәсәбәтләр артында бурычлар ята
Икәү бергә башкарган эшләр сезгә һәрвакыт ошарга тиеш түгел – моның белән килешергә кирәк. Әмма ул сезнең ирегезне (хатыныгызны) бәхетлерәк итә икән,  моны сез аның өчен эшләргә тиешсез. Бер нәрсәне онытмагыз: сезнең бу адымыгыз үзен барыбер аклаячак.
       
Бөтен ошамаган әйберне аңардан яшерергә дә кирәкми
Әйе, аның күңелен күрәм дип, үз өстеңә, моны һичшиксез эшләргә тиешмен дигән бурыч алырга тиеш түгелсез. Әмма бит һәр очракны аерым карарга кирәк. Әйтик, ел саен әнисенең туган көне белән котларга кайту гадәтегез бар икән, монда инде, әлбәттә, кайтмый кала алмыйсыз. Ә инде аның дусты сезне бергә баскетбол карарга һәм сыра эчәргә чакыра икән, бу чакырудан баш та тарта аласыз. 

Юлның озынлыгы вак-төякләрдән дә тора
Әйтик, ирегез (хатыныгыз) чипсы (шоколад, сагыз...) ярата ди. Кибеткә кергәч, бу вак-төякләрне дә алырга онытмагыз. Авыр түгел бит.  Ә ул бу кечкенә сюрпризларга караячак та: «Ул минем хакта беркайчак онытмый!» – дип уйлаячак...  

Сезнең дуслар аның да дуслары булырга тиеш дигән сүз юк
Сезнең дуслар – алар сез сайлаган дуслар. Алар белән бергә каядыр барырга планлаштыргансыз икән, ирегезгә (хатыныгызга) сезнең белән бергә бару мәҗбүри түгел. Үз дусларыгызны якын кешегезгә көчләп такмагыз. 

Киткәндә дә, кайтып кергәч тә үбәргә онытмагыз
Күз алдына китерегез: уянсагыз да сез әле урыннан тормаган. Ә ирегез ашыгып эшкә җыена. Әмма никадәр ашыкса да, чыгып китәр алдыннан ул яныгызга килеп сезне үбеп чыгып китә. Һәм кич кайтып кергәч тә, иң беренче эш итеп сезне үбеп ала. Димәк, теләсә кайсы ситуациядә бер-берегез өчен иң мөһиме – сез үзегез.

Чакырудан баш тартып, бу вакытны бергә үткәрегез
Буш вакытым бар, дип, теләсә кайсы чакыруны кабул итәргә ашыкмагыз. Олыгайган саен мондый мизгелләрнең кадере арта – иң яхшысы бу буш вакытны бер-берегез белән үткәрү. 
  
Аның әти-әнисен (туганнарына) үзегезнекеләргә караган кебек карагыз
Ирегез (хатыныгыз) гына түгел, аның әти-әнисе дә бик сөенер моңа. Вакыт-вакыт аларга шалтыратыгыз, хәлләрен белегез. Үзегез генә аларга барып та кайта аласыз, әти-әнисе белән бергә каядыр (концертка, театрга) баруны да планлаштырырга мөмкин.

«Мин сине яратам» дип ешрак әйтегез 
Бу өч сүзне күпме кабатласаң да, тәме югалмаячак.  Һәм күпме әйтсәң дә, еш әйткән кебек булып ишетелмәячәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ирегез (хатыныгыз) авырып китсә, аны кайгыртыгыз
Кичкә планлаштырган эшегездән баш тартырга туры киләчәк килүен. Кайнар аш пешереп ашатыгыз, даруханәгә чыгып, кирәк даруларны алып керегез. Моны авырыксынып эшләмәгез, зарланмагыз. Берәү дә чирне сорап алмый. Сез авырып,  кәефсезләнеп торганда, ул да бу эшләрне үз өстенә алачак бит. 

Хатыныгызга шимбә-ял көннәрендә дә эшләргә туры килгәндә, өйдәге мәшәкатьләрне үз өстегезгә алыгыз
Ял көнне сезнең дә ял итәсе килә дә бит... Әмма идәнне сөртеп алсагыз, керләрне юдыртып элсәгез, аның күпме мәшәкате кимиячәк! Тагын әле ашарга да куеп җибәрсәгез... Сезнең тырышлык аркасында аның хәтта буш вакыты да барлыкка килеп, әле бергә каядыр ял итәргә дә барырга өлгерерсез. 

Дуслар җыелган җирдә ирегезгә (хатыныгызга) төртмәле сүзләр әйтергә кирәкми
Бер-берегезгә хөрмәт белән карагыз. Онытмагыз, аның хәтта дуслары белән дә бүлешергә теләмәгән кайбер нәрсәләр бар. Якын кешеңне башкалар алдында кимсетү, мәзәк ясыйм дип көлкегә калдыру дөрес түгел. 
 
Бервакытта да соңга калмаска тырышыгыз 
Соңга калмаган очракта, никадәр үпкәләшүләрдән, сүзгә килүләрдән котылырга булганын сез хәтта күз алдына да китермисез. Бергә каядыр барасы булса, 10–20 минутка алданрак җыена башлагыз, ниләр киеп барасын да алданрак уйлап куегыз. Икегезнең берегез соңга калу күп вакытта конфликтка сәбәпче булганын онытмагыз. 

Кемдер ирегез (хатыныгыз) турында начар сүз әйтә икән, якын кешегезне яклагыз 
Никадәр генә сабыр, итагатьле булсагыз да, дәшми калырга ярамый торган ситуацияләр бар. Бу – шуларның берсе. Баш кагып килешеп утырырга ярамый, туктагыз бу сөйләшүне. 
 
Ирегез (хатыныгыз)  шалтыратканда, смс язганда шунда ук җавап бирегез
Шалтыратуны өзәргә, җитдирәк сөйләшүем бар әле, дип, икенче линиягә күчәргә ашыкмагыз. Ирегез (хатыныгыз) элемтәгә чыккан икән, аңа сездән нидер кирәк икән – бу мөһимрәк булырга тиеш. 

Сәяхәт иткәндә талашмагыз
Ул тапкан отель, сайтта күрсәтелгәннән начаррак булып чыктымы? Аның яраткан күлмәген чемоданга салам дисәгез дә, моны эшләргә  оныттыгызмы? Бу әйберләргә җиңелрәк карагыз. Алар икегез арасындагы зур тавышка да сәбәпче була алалар, соңыннан кызык итеп сөйләрлек бер хатирәгә дә әйләнергә мөмкиннәр. Барысы да үзегездән тора.

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев