erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Автоинспекция кызган машинадагы эсселекнең алкоголь кебек тәэсир итүе турында кисәтә

Татарстанда синоптиклар фаразлары буенча +30 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә, шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак булырга кирәклеге турында кисәтә.

Җылылыкның организмга тәэсире алкоголь тәэсире белән охшаш. Машина салонында температура күтәрелгәч, шофер тизрәк арый, аның игътибары тарала һәм йокымсырый башлый. Ә бу юл-транспорт һәлакәтенең куркынычын нык арттыра.

ЮХИДИ шоферларга иркен өс киеменнән булырга, күбрәк сыеклык эчәргә, машиналарын күләгәдә урнаштырырга, алгы пыяланы махсус экран белән ябарга, яңадан хәрәкәтне автомобиль салонын интенсив җилләткәннән соң гына башларга һәм бернинди очракта да салонда балаларны һәм йорт хайваннарын калдырмаска киңәш итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/avtoinspekciya-kyzgan-masinadagy-esseleknen-alkogol-kebek-taesir-itue-turynda-kisata-5874558

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев