Аз хәрәкәтләнү инсультка китерергә мөмкин
Инсульт үлемгә илткән төп сәбәпләрнең берсе булып тора
Әңгәмәдәш – Арча районы үзәк хастаханәсендәге районара йөрәк һәм кан юллары авыруларын дәвалаучы үзәк җитәкчесе табиб Ринат Хәстиев.
– Ринат Мирбатович, әле яңа гына Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне (29 октябрь) булып үтте. Россиядә, шул исәптән Татарстанда, безнең Арча районында елына ничә инсульт очрагы теркәлә? Бу хәл балаларда да күзәтеләме?
– Инсульт бик җитди чир, ул үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Россиядә елына 450 меңгә якын инсульт очрагы күзәтелсә, аларның 18 меңе Татарстанга туры килә. Арча районында 310 инсульт очрагы теркәлде. Узган ел безнең үзәккә караган күрше-тирәдәге алты районнан 736 кеше Арча хастаханәсендә инсульттан дәваланып чыкты. Кызганыч, инсульт кичергән кешеләрнең 80 проценты кеше ярдәменә мохтаҗ. Инсульт өлкәннәрдә генә түгел, урта яшьтәге кешеләрдә, балаларда да күзәтелә. Балаларда һәм яшьләрдә инсульт нәселдән һәм тумыштан килгән сәбәпләр аркасында булырга мөмкин.
– Инсульт нидән барлыкка килә?
– Башка авырулардан аермалы буларак, инсульт-ны алдан сизеп булмый. Ул кисәк була. Инсультның сәбәпләре: беренчедән, кан басымы күтәрелү. Кан басымы 130/80нән артса, югары булып санала. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү. Хәзер кеше көнкүреш эшләрен дә бик башкармый бит. Керне, хәтта савыт-сабаны да машина юа, идәнне робот суырткыч чистарта, кулда телефон һ.б. Өченче сәбәп – симерү. Шулай ук көндәлек борчылу, стресс, начар гадәтләр (спиртлы эчемлекләрне артык куллану, бертуктаусыз тәмәке тарту һ.б.), нәселдәнлек тә инсультка китерергә мөмкин.
– Инсульттан организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә?
– Инсульт ике төрле була: ишемик һәм баш миенә кан саву (геморрагик). Икесендә дә баш миендәге нейроннарның (нерв күзәнәкләре) бер өлеше үлә. Алар исә дирижер сыман. Сөйләм, хәрәкәт өчен җавап бирәләр. Ә дирижер булмагач, алар белән идарә итүче калмый. Геморрагик инсульт вакытында кан тамырының стенасы, юкарып, билгеле бер сәбәпләр аркасында килеп туган басымга түзә алмыйча шартлый, башка кан сава. Ишемик инсульт вакытында исә кан тамырларына тромб (оешкан кан) тыгыла. Икесе дә куркыныч санала. Беренчесендә үлем очраклары күбрәк. Әмма, кеше савыга икән, өзлегүләр азрак күзәтелә. Ә тромб тыгылганда исән калучылар ешрак очрый. Әмма, инвалид калу куркынычы да зуррак.
– Инсультның билгеләре нинди?
– Ике очракта да билгеләр бер төрле: кеше елмая алмый, бит кыегая, асимметрия күзәтелә, сөйләм аңлашылмый, гәүдәнең бер ягында хәрәкәт югала, шул яктан кул, аяклар берни сизми, паралич суккан кебек була.
– Бу вакытта кешегә ничек ярдәм итәргә?
– Инсульт кичергән кешене 4 сәгать эчендә йөрәк-кан тамыры үзәгенә китереп җиткереп, тромбны эретә торган препаратлар бирү мөһим. Инсульт билгеләрен кешедә күрәсез икән, тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга яки үзегезгә авыруны хастаханәгә илтергә кирәк. Медицина хезмәткәрләре килгәнче авыруны башын 30 градуска кадәр күтәртеп яткырырга, кысып торган киемен чишәргә, бүлмәне җилләтергә кирәк. Дару, хәтта су да бирергә ярамый. Хәрәкәт итмәгән кеше дару белән тыгылып, үпкәсе ялкынсынуы бар. Кыскасы, хәл катлауланып китәргә мөмкин.
– Микроинсультны да ишетеп беләбез. Анысы нәрсә?
– Микроинсульт ул халык теленә кергән сүз генә, медицинада аны транзитор ишемик атака (тиз арада үтә торган ишемик һөҗүм) дип йөртәләр. Ә ишемия ул кан белән тәэмин ителешнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын аңлата. Билгеләре нәкъ инсульттагы кебек. Бары 24 сәгатьтән кеше үз халәтенә кайта. Һәм баш миендә эз калмый. Әмма, барыбер ул куркыныч санала. Бу диагноз белән дә хастаханәдә ятып дәваланырга кирәк. Моңа җиңел карарга ярамый.
– Инсультны ничек булдырмаска?
– Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне даими һәм күп куллану инсультка китерергә мөмкин. Начар гадәтләрдән арыну мөһим. “Хәрәкәттә–бәрәкәт” икәнне дә истән чыгармыйк. Юкка гына көненә 10 мең адым атларга кушмыйлар. Дөрес туклану да мөһим. Яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез балыгы ашарга киңәш ителә. Баллы ризыкларны чикләргә кирәк. Ашау культурасы да булырга тиеш. Ашаганда телефон, телевизор карау хупланмый. Артык гәүдә авырлыгын булдырмаска тырышыгыз. Тән авырлыгы массасы индексы 30дан арткан очракта инсульт куркынычы арта. Муендагы кан тамырларын УЗИда тикшертеп тору яхшы.
– Көнгә 10 мең адым, дидегез. Бу көне буена җыелган адыммы, әллә махсус йөрергә чыккач атлаган адыммы?
– Көне буена җыелган адым.
– Ә тән авырлыгы индексын ничек белергә?
– Кешенең тән авырлыгы индексын белер өчен гәүдә авырлыгын буйның квадратына бүләргә кирәк. Мәсәлән, гәүдә авырлыгы 54 килограмм ди, буй 1,59 сантиметр. 54:(1,59х1,59) формуласы буенча 1,59 см буйны 1,59га тапкырлагач, 2,5281 саны килеп чыга. Һәм гәүдә авырлыгын шушы санга бүлгәч, якынча 21 була. Әгәр дә күрсәткеч 25кә кадәр икән, димәк, сезнең гәүдә авырлыгыгыз нормада. Индекс күрсәткече 18,5тән азрак булса, гәүдә авырлыгыгыз җитми дигән сүз. 26-29,9 – бу саннар артык гәүдә авырлыгы турында сөйли. Әмма, бу артык куркыныч түгел, дөрес тук-лануга күчәргә, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. 30дан артса – симерүнең беренче дәрәҗәсе. Инсульт куркынычы яный. Артык гәүдә авырлыгының башка авыруларга да сәбәпче булуы ихтимал.
– Сез, кардиологлар, җәяү йөрергә киңәш итәсез. Ә ничек, кызу йөрергәме, акрынмы? Үзеңә тиешле темпны ничек белергә?
– Йөргәндә янәшәңдәге кеше белән сөйләшеп барып кара, сулышың капмый, иркен аралашасың икән, димәк, бу синең темпың. Кызу яки акрын йөрү һәр кешенең хәленнән, мөмкинлегеннән тора. Көнгә 40 минут йөрү киңәш ителә.
– Инсульт кичергән кешене ничек тәрбияләргә?
– Бер инсульт булса, ул тагын кабатлана дигән сүз түгел. Статистика буенча, инсульт кичергән кешеләрнең 8-10 проценты тулы тормыш белән яши. Шул ук вакытта 14 тапкыр инсульт кичерүчеләр дә бар. Өзлегүләр килеп чыкмасын өчен авыруны дөрес тәрбияләү мөһим. Аны вакытында ашатырга, тиешле даруларны эчертергә, организмны аксым белән баетып торырга һ.б. Һәр авыруга табиблар аерым киңәшләр, дәвалау ысулларын бирә. Даими рәвештә хастаханәдә тикшеренеп тору, кан басымын гел контрольдә тоту мөһим.
– Татарстанда инсультка каршы көрәш ничек оештырылган?
– Татарстанда 20 йөрәк-кан тамыры үзәге эшли. Һәр район бер йөрәк-кан үзәгенә беркетелгән. Шул үзәкләрнең берсе Арча үзәк хастаханәсендә урнашкан. Республикадагы йөрәк-кан тамыры үзәкләре 3 югары технологияле үзәккә беркетелган. Авыруга югары технологияле медицина ярдәме кирәк булса, авырулар шул үзәкләргә күчереләләр. Шулай ук республикада “Зәңгәр тасма” (“Синяя лента”) фонды оештырылган. Аның башкаручы директоры Гүзәл Старостина. Әлеге фонд Татарстандагы төрле медицина учреждениеләрендә эшләүче энтузиаст табиблардан оешкан. Алар студентларга, фельдшерларга, пациентларга, гади халыкка инсультны кисәтү, авыруларны тәрбияләү, дөрес итеп ятак, мендәр сайлау, зонд аша ашату үзенчәлекләре һ.б. хакында сөйли. Быел исә “Татнефть” оешмасы гранты ярдәмендә алар бу лекцияләрне Татарстанның һәр районында укырга җыеналар.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев