erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бала белән әни арасын бозучы алты начар гадәт

Әти-әни белән бала арасындагы эмоциональ контакт – баланың киләчәктәге уңышының һәм хәтта бәхетенең нигезе.

Һәрбер әти-әни бу нигезне ныграк, яхшырак, тотрыклырак итеп кора ала.  Моның өчен менә бу алты начар гадәттән генә арынырга кирәк.

Беренче начар гадәт – баланың начар эшләренә генә игътибар итү. 
Килешәсездер, без еш кына бала берәр ярамаган эш эшләсә генә аңа игътибар итәбез. Ә ул эшләгән яхшы эш үзеннән-үзе шулай булырга тиеш дип кабул ителә һәм игътибарсыз кала. Мәсәлән, бала өй эшләрен эшләмичә, укытучыдан кисәтү килсә, без шунда ук реакция белдерәбез. Ә бала өй эшләрен эшләсә, бер сүз дә әйтмибез. Бала кулыннан берәр әйберне төшереп җибәрсә, аны тиз күреп алабыз. Ә пөхтәләп алып куйса, аны күрмибез дә. 

Баланың бары начар эшләрен генә күреп, аларга гына игътибар итү гел кабатланып торса, бала моны хәтерендә калдыра. Үзенә игътибар иттерергә кирәк булганда ул моннан соң гел начарны гына эшләргә гадәтләнә. Яхшысын барыбер күрмиләр бит. 

Баланың яхшы эшләренә, яхшы гадәтләренә күбрәк игътибар итегез. Өстәл артында тәртипле генә утыра икән, өй эшләрен үзе эшләп, сумкасын тутырып куйган, мәктәптән кайткач, киемнәрен салып, тәртипләп элеп куйган икән – сез аның бу эшләрен күрегез һәм мактагыз!

Икенче начар гадәт – сез балагызны мактамыйсыз.

Шулай дип әйтсәң, күпчелек әти-әни, без мактыйбыз диләр. «Молодец!», «Шәп булган» дип кенә әйтеп куюны балалар мактау дип кабул итми. Нәрсә өчен мактыйсыз, кайсы эше бигрәк яхшы булган – бала моны конкрет белергә тиеш. «Молодец» дигән сүз баланың тырышлыгын тиешенчә бәяләми. «Рәсемне бик матур итеп ясагансың. Менә бу чәчәкләр аеруча матур килеп чыккан», – дисәң, ул үз эшенең кыйммәтен ныграк аңлый. 

Өченче начар гадәт – балага үзенең хисләрен аңлатмыйсыз. 

«Елама!», «кычкырма», «тынычлан», «моның өчен елап тормыйлар» ише сүзләр балаларга үз хисләрен аңларга ярдәм итми, алар бала белән әти-әнинең арасын ерагайта гына. «Миңа хәзер бик начар. Ә минем хәлемне беркем дә аңламый», дип уйлый кечкенә бала, әнисеннән «елама әле», дигән сүз ишетеп. «Үзеңнең хисләреңне беркемгә дә белдерергә ярамый икән», дигән уй кереп урнаша аның башына, үзен борчыган уйларны сөйләгәннән соң «бу проблема түгел», дисәләр. 
Балага үзенең хисләрен танырга һәм аңлатырга өйрәтү, алар турында сөйләү кирәк. «Синең ачуың килде, шуның өчен кычкырасың. Ачу килү һәркемдә дә була. Син хәзер ачуың басылганчы кычкыр да, аннары тынычланырсың», – дип әйтү балага үзенең хисләрен аңларга һәм кабул итәргә, алардан оялмаска булыша. Кеше бит робот түгел, без хисләрдән башка гына яши алмыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дүртенче начар гадәт – баланың үзенә сайлау мөмкинлеге бирмәү. 

Без, әти-әниләр, үзебезне күбрәк белгәнгә санап, балаларга кечкенәдән үк сайлау мөмкинлеге бирмибез. Бакчага кайсы киемен киеп барасын, кайсы уенчыгын алып барасын, өйдә нәрсә ашыйсын – боларны үзебез сайлыйбыз. Әйе, кечкенә бала әле киемне дөрес итеп сайлый да белми. Ләкин аңа берничә төрле варианттан үзенә ошаганын сайлап алырга мөмкинлек бирергә кирәк. Бүген сары кофтаңны киясеңме, кызылынмы? Чәчеңә кайсы заколканы тагабыз: монысынмы, тегесенме? Кичкә нәрсә пешерик: боткамы, бәрәңге боламыгымы? Менә шундый берничә варианттан үзе теләгәнне сайлап алырга мөмкинлек бирү аны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм җаваплылыкка өйрәтә. 

Бишенче начар гадәт – балага физик җәза бирү.

«Хәзерге балаларга каеш җитми», – ди әби-бабайлар. Дөрес түгел бу сүзләр. Физик җәза бирү баланың тәнен генә авырттырмый, шәхесен кимсетә, аны  түбәнсетә, үз-үзенә булган бәясен төшерә.  Әти-әнинең баланы кыйнарга, сугарга, чеметергә хакы юк. 
Бик ачуыгыз килсә, тирән итеп сулагыз, үзегезгә тынычланырга вакыт бирегез. Балаларны җәза белән куркытып бәхетле итеп үстереп булмый.  

Алтынчы гадәт – бала белән аз аралашу.

Вакыт юк, дияр күпләр. Ә моның өчен күп вакыт кирәкми. Көненә 15–20 минут кына булса да, бала белән күзгә-күз карашып, сөйләшергә, аралашырга вакыт табып була. Сез аның белән берәр уен уйный-уйный да сөйләшә аласыз, икегез бергә берәр эш башкара-башкара да... Мондый мизгелләрдә бала үзен әти-әнисенә кирәкле итеп тоя. Ләкин бу уен, бу эш бала үзе теләгән, аңа охшаган шөгыль булырга тиеш. 

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bala-belan-ani-arasyn-bozucy-alty-nacar-gadat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев