Балалар исән-сау ял итсеннәр
Балаларның җәйге ял лагерьларында янгын һәм бәхетсезлек очраклары булмасын өчен балалар иминлеге кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.
Лагерьда көн тәртибен дөрес итеп оештыру, балаларны игътибарсфыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү чаралары үткәрергә кирәк. Ашыгыч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы затлар үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннар махсус билгеләнгән урыннарда гына электрга тоташтырылырга тиеш. Эвакуация һәм бинадан чыгу юллары ачык торсын. Өлкәннәргә ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгын сүндерү җайланмасыннан файдалана белергә тиеш. Кайчагында, янгыннар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуңа күрә, һәр билгеле урында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерүчеләр, коткаручыларның телефон номерлары язылган табличкалар эленеп торсын.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә һәм куркынычсыз урынга урнаштырырга кирәк. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче янгын сүндерү эшләрен башларга. Билгеле, сәламәтлеккә зыян китермичә. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, кешеләрне эвакуацияләү эшләре барышын әйтеп, хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.
Янгын вакытында ярдәмгә чакыру буенча телефон номерлары: 01, 101, 112, Арча районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры 3-35-91.
Раил Гыйльмуллин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев