erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балаң белән сөйләш (педиатр киңәше)

Әңгәмәдәш – Арча үзәк район хастаханәсе педиатры Алсу Кузнецова.

– Алсу Альбертовна, күптән яшүсмерләр сәламәтлеге турында сөйләшкән юк. Бу тема белән әти-әниләр кызыксына. Иң беренче шуны ачыклыйк әле: балада яшүсмер чоры ничә яшьтән башлана?

– Кызларда яшүсмер чоры иртәрәк башлана, 12-13 яшьтән, 17-18 яшькә кадәр дәвам итә. Иртәрәк тә башланырга мөмкин. Чөнки хәзер кызлар  тизрәк өлгерә. Яшүсмер чоры кызларда тынычрак, бер агым белән бара. Ә менә малайларда яшүсмер чоры 14-15 яшьтән башлана. Алар бу чорда тиз кызып китүчән булалар. Хәзерге егетләр 20дән узса да, аларның миләре, холык-фигыльләре яшүсмер чактагы кебек.

– Нәрсә белән бәйле бу? Тормыш рәхәттәнме?

– Әйе. Тормыш рәхәт. Үземнән генә чыгып әйтәм. Мин 12 яшьтән әни әйтеп калдырган эшләрне башкара идем. Кухня, коридор идәнен сөртеп чыгам, савыт-саба юам, коега суга барам. Шуның өстенә җәмәгать эшләре бар әле. Металлолом җыябыз, тонналап. Чүп җыябыз... Ә хәзер балага әйтеп кара син! Класста такта да сөртергә ярамый. Шулай булгач, алардан нәрсә көтәргә?! Балаларга медицина тикшерүе үткәргән вакытта барысы да күренә. Авыллардагы алты мәктәптә медицина тикшерүе үткәрдек. Хәзер артык авырлыктагы, йомшак мускуллы яшүсмерләр күп. Нәрсәгә килеп җиттек без? Бу пассив тормыш рәвеше. Әти-әниләр балаларына артык эш бирүдән куркалар. Болай яшәргә ярамый. Кул белән бернәрсә эшли белмиләр. Аннан өйләнгәч, кияүгә чыккач, проблемалар башлана. Кеше үсә, ә ми балачактагы кебек. Әти-әниләр баланы төрле яклап яклый, саклый. Менә, мәсәлән, безнең малай 8 сыйныфтан соң җәйге каникулда “Нефтебаза”га эшкә төшеп китте, кап-кара булып менәр иде. 9дан соң җәен печән чапты. 10нан соң брусчатка ясарга барды. Шулай итеп өч куянны берьюлы тоттык. Беренчедән, физик эш, икенчедән, акчаны эшләп аласын аңлыйлар, өченчедән, җаваплылык: иртән торырга, вакытында эшкә барырга һ.б. Эштән арып кайтыр иде. Ашый-эчәр иде дә, кайвакыт иптәшләре янына чыгып китә, кайвакыт ятып йоклый. Ярар, балалар үскән вакытта без алар өчен калтырап торабыз, яклыйбыз, саклыйбыз. Ә тормышта аларны кем яклар?! Ишекне тибеп ачып, “сез тиеш” дип кычкыралар. Ә кем аларга “тиеш”?

– Яшүсмерләрнең тиз кызып китүчәнлеге медицина күзлегеннән караганда ничек аңлатыла?

– Яшүсмер чорында бөер өсте бизләре гормоннарны күпләп эшләп чыгара башлый.  Организмда гормоннар “давылы” башлана. Агрессия, ярсып китүләр күзәтелә. Әти-әниләр баласының бу халәтен аңларга тиеш. Кичен әти-әниләргә улы яки кызы белән чын күңелдән сөйләшергә кирәк. Мәсәлән, кызым, көнең ничек үтте һ.б.

– Витаминнар турында да әйтеп үтсәгез иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Магний В6 витамины, С витамины, сөякләр нык булсын өчен иртән ашаган вакытта Д витамины эчәргә, тынычландыра торган чәйләр киңәш ителә.

– Яшүсмер кулында телефон.

– Әти-әни үзе телефонда утыргач, бала да телефонда утыра инде. Кечкенәдән бала еламасын өчен кулына телефон тоттырып өйрәткәч, үскәч нәрсә көтәсең?! Хәрәкәтсез сәгатьләр буе телефонда утыру сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Бала артык авырлык җыя, мускуллар йомшак, көчсез була, күзләр начарлана, психикага да моның тискәре йогынтысы бар. Көнне дөрес итеп бүләргә кирәк: укырга бару, өйдә дәрес әзерләү, физик эш эшләп алу, урамга чыгу һәм спорт белән шөгыльләнү. Балаларга спортның берәр төре белән шөгыльләнү бик тә кирәк.

– Кайбер әти-әниләр баланың нинди булуы тәрбиядән генә түгел, генетикадан да тора, диләр.

– Ә генетика 50 процент әтинеке, 50 процент әнинеке бит. Генетиканың начар якларын алмасын өчен бала белән сөйләшергә, аңлашырга  кирәк. Яхшы итеп тукланырга, мәсәлән, кара ипидә барлык витаминнар да бар. Тозлы кәбестә, щи, борщ һ.б., организмга зыянлы ризыкларны (чипсы һ.б.) ашамаска, шикәргә бай “энергетик”ларны эчмәскә, җәен су коенырга, кышын чаңгыда йөрергә – барысы да яхшы булыр.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев