erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баланың тешләрен ничек ныгытырга? Табиб киңәшләре

Теш сызлаудан да яман нәрсә юк. Баланың тешләре борчыса, икеләтә кыен. Мондый күңелсез хәлне булдырмас өчен ни эшләргә? Баланың тешләрен ничек ныгытырга? Сөт тешләрен дәваламасаң да ярыймы?

Әлеге һәм башка сораулар белән балалар стоматологы Алсу Фәйзрахмановага мөрәҗәгать иттек.

– Соңгы арада балаларны күбрәк нәрсә борчый?

– Соңгы арада теш казналыгы шешкән, үлекли башлаган балаларны алып киләләр. Бу, иң беренче чиратта, балаларның иммунитеты түбән булуга бәйле. Профилактика өчен баланы теш табибына ким дигәндә ярты елга бер тапкыр алып барырга кирәк. Шунда теш табибы, аның эш урыны, эш кораллары белән дә таныша ул, акрынлап ияләшә тора. Икенче тапкыр килгәндә курыкмаска да яхшы булачак. Теш табибына барыр алдыннан баланы ниндидер уколлар, анестезия турында сөйләп куркытырга ярамый.

– Баланың тешләре ник уала?

– Тешләр авыз куышлыгына эләккән инфекцияләр аркасында уала. Алар тешнең эмален «ашый». Ул инфекцияләр акрынлап бөтен организмга тарала. Шуңа күрә тешләрне вакытында дәваларга, уалган, китек тешләрне «үстерергә» кирәк. Теше уалса, бала ризыкны да ахыргача чәйнәп бетерә алмый. Шул рәвешле аның ашказанына да зыян килә. Өстәвенә, черек теш төшсә, калган тешләр урыныннан күчеп, буш аралыклар пәйда була ала. Бу исә теш казналыгында үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.

– Балага кайсы теш щеткасы яхшырак килешә?

– Өч яшькә кадәр электр теш щеткасының бер файдасы да юк. Ул бер уенчык кебек кенә. Бу чорда бала өчен иң йомшак, гадәти теш щеткасыннан да яхшысы юк. Аның ярдәмендә иң уңайсыз җирдә урнашкан тешләрне дә яхшылап чистартырга мөмкин. Өч яшьтән соң электр теш щеткасын да кулланырга мөмкин. Әмма аның бик тиз әйләнә торганын алмагыз. Юкса ул баланың теш казналыгына зыян салачак. Зуррак балалар берьюлы ике төрлесен кулланса да ярый. Башта тешләрне электрон щетка белән йөртеп чыгып, аннары гадәти щетка белән чистартып бетерү яхшы.

– Балага теш пастасы сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Монда иң элек теш табибы белән киңәшләшергә кирәк. Ул баланың тешләре, аның эмале ниндә хәлдә булуын исәпкә алып, нинди паста алырга кирәклеген әйтәчәк. Кайбер очракта составында фтор булган теш пастасы файдалы, кайчак ул, киресенчә, зыян гына салырга мөмкин.

– Кайбер ата—ана: «Борчып интектермәсә, сөт тешләрен дәвалап торырга кирәкми, алар барыбер төшәчәк бит», – ди. Бу уңайдан ни диярсез?

– Сөт тешләрен, һичшиксез, дәваларга кирәк. Алар барыбер төшәчәк, дип кул селтәүчеләр ялгыша. Чәйнәү өчен кирәкле сөт тешләре – 10–12 яшькә, алгы рәттәге тешләр 6–7 яшькә кадәр төшмичә торырга тиеш. Әгәр аларны дәваламыйча гына алып атсак, әйткәнемчә, баланың башка тешләре урыныннан күчәчәк, ашказаны эшчәнлеге бозылачак. Алдырмаган очракта да, кариеслы, дәваланмаган теш сөякләрдә ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти-әнисенең теше начар булса, баланыкы да шундый булачакмы?

– Бу фәнни яктан дәлилләнмәгән. Тештәге кариес, гадәттә, нәселдән күчми, ә тешләрне вакытында һәм тиешенчә чистартмау, иммунитетның начарлануы аркасында пәйда була.

– Имезлек баланың тешләрен боза аламы?

– Балага гел имезлек бирсәң, аның казналыклары дөрес формалашмаячак. Шуңа күрә аны балага 6–7 ай тулганчы гына кулланырга киңәш ителә. Балага бер яшь тулгач исә имезлектән бөтенләй баш тартырга кирәк.

– Баланың тешләре тигез һәм туры булып үсмәскә дә мөмкин бит. Андый чакта тешләргә брекет, винир киертү мәҗбүриме?

– Баланың тешләре тигез үсү-үсмәү аның беренче даими теше чыккач кына билгеле була. Сигез яшькә кадәр тешләрне махсус пластина ярдәмендә тигезләргә мөмкин. Аларның салдырыла торганы да, салдырылмый торганы да була. Тугыз яшьтән исә баланың тешләрен брекет ярдәмендә генә тигезләргә мөмкин. Винирлар исә өлкәннәр арасында гына кулланыла. Ул күбрәк формасын югалткан, әллә ничә кат ямалган, ямьсезләнгән тешләргә генә куела.

Баланың тешләре нык булсын өчен киңәшләр

– Баланың тешләре нык булсын өчен, иң беренче чиратта, гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Баланың тешләрен беренче көннән үк чистарта башларга кирәк. Бу эштә аларга 8–10 яшькә кадәр ярдәм итәргә кирәк. Ник дигәндә, бала ничек кенә тырышса да, тешләрен җиренә җиткереп чистартып бетерә алмый.

– Тешләре нык булсын өчен балага даими рәвештә Д витамины да эчертергә кирәк. Организмдагы кальций бары тик шушы витамин ярдәмендә генә тиешенчә үзләштерелә. Ә кальций, үз чиратында, тешләрне, аның эмален ныгыта.

– Балага алма, кишер кебек каты яшелчә ашатырга тырышыгыз. Бер яктан, алар тештәге кара элпәне бетерә, икенчедән, баланың казналыгын дөрес формалаштыра. Әгәр бала гел йомшак ризык кына ашап торса, аның казналыгы кечкенә калып, тешләре, киресенчә, зур итеп үсеп китәргә мөмкин.

– Теш авырулары булмасын өчен табибка даими йөрергә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142708/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев