erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңге кабыкларын куак астына салыгыз, файдасы бар, белегез!

Кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, крыжовник куаклары гөрләп үссен, яхшы уңыш бирсен өчен аларны тукландырып тору кирәк. Куак тирәли 20 см чамасы тирәнлектә чокыр казыгыз. Шул чокырга бәрәңге кабыкларын күмегез.

Чокырга күмгәнче кабыкларны кайнар суга салып, 2-3 тәүлек тотарга кирәк. Судагы кабыкларны көнгә бер-ике тапкыр болгатырга онытмагыз.
Күмелгән кабыклар череп бетә икән, бу процедураны сезон дәвамында берничә тапкыр эшләргә мөмкин. 

Карлыганнарны крахмал белән дә тукландыралар. Моның өчен 200-300 гр бәрәңге крахмалын 3 литр суга салып, акрын гына утта кайнатып чыгаралар. Әзер кисельне 10 литр суга кушып, карлыган куагы төбенә сибәләр. Кайбер бакчачылар бер чиләк суга 3 аш кашыгы крахмал бутап, кайнатмыйча гына да сибә.
Карлыганнарга көлле ашлама да яхшы тәэсир итә. 3 литр көлне бер чиләк су белән бутап, ике тәүлек тоталар. Мондый катнашманың 1 литрын 10 литр суга салып, карлыган куаклары төбенә сибәләр. Һәр куакка 2-4 чиләк сибәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев