Бәрәңгене су сиптереп үстерергә кирәк
Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Зенон Сташевский бәрәңге утыртуга бәйле сорауларга җавап бирде (Ватаным Татарстан, Зөһрә Садыйкова)
– Иртә яз үсемлекләргә нәрсәсе белән куркыныч?
– Иртә язның куркынычы юк, суыкларның әйләнеп килүе начар. Кар эреп бетеп, хәзерге кебек температура тора икән, вегетация бармый, үсеш туктап тора. Салкыннар әйләнеп кайтса, җылы ярата торган үсемлекләр туңачак, әрәм булачак. Кайсыдыр үсеп китә ала әле аның, ләкин кайсыдыр шул килеш һәлак булачак.
– Яз иртә килгәч, бәрәңгене дә иртәрәк утыртасы булыр микән?
– Бәрәңге утыртыр өчен туфракның җылылыгы 8 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш. Аның бүлбесе –2…–4 градуста, ә үсемлекләр –2 градуста өши. 5–6 градус куркыныч түгел, ә инде ул «минус» тамгасы белән булып, бәрәңге тишелеп чыккан булса, өшүе бар. Шуңа күрә мин ашыкмаска киңәш итәм. Кар эрү генә безгә әллә ни бирми әле. Төннәрен суык, атна ахырларына 5–6 градус җылы вәгъдә итәләр. Башка төбәкләрдә, зур шәһәрләрдә кар явып узды. Табигатькә ышанып булмый әле, бу суыклар безгә дә килергә мөмкин. Салкын туфракка утыртылган бәрәңге дә тишелмичә ятып, җылылар җиткәч кенә утырткан кешеләрнеке белән бер вакытта тишелеп чыгарга мөмкин. Дөрес, кайбер елларда отарга да мөмкин, ләкин уртача алганда бәрәңге утыртыр өчен иң яхшы вакыт – майның икенче, өченче яртысы. Әйтик, узган ел без майның өченче декадасында утырткан идек, чөнки башында һәм уртасында суыклар кабат әйләнеп кайтты. Быел кыш җылы булды, тик еллык температура барыбер тигезләшә ул, шуңа күрә суыклар булыр әле, дип уйлыйм.
– Карлар эреп бетеп, кояш җылытып торып, җиләс һава туфрактагы дымны җилләтеп, киптереп бетермәсме соң?
– Алдан берни дә әйтеп булмый. Әле менә явым-төшем узды, алга таба ничек булуы билгесез. Бәлки җәен корылык булыр, дип тә кисәтәләр. Ә бәрәңге – кыяр һәм помидор шикелле үк, дым ярата торган культура. Аны да су сибеп үстерергә кирәк. Кешеләргә шуны аңларга һәм ияләшергә вакыт җитте инде. Бик зур бакчага әллә никадәрле бәрәңге утыртып, аз уңыш алганчы, зур булмаган участокка чәчеп, су сибеп үстереп, яхшы уңыш алырга киңәш итәм. Күпчелек авылларда су проблемасы юк бит, без моннан файдалана белергә тиеш.
– Безнең зона өчен бәрәңгенең кайсы сортлары яхшы?
– Безнең зона өчен тиз һәм уртача тиз өлгерә торган сортлар (Самба, Сальса, Регги, Зумба, Блоссом, Орлан һәм Дана) яхшы. Гала сорты күбрәк сәнәгатьтә кулланыла. Шуңа күрә ул фермерлар арасында популяр. Ә менә уртача һәм соң өлгерә торган сортларны утыртырга киңәш итмибез, чөнки алар өлгереп җитешми. Кайбер кешеләр ул сортларны озаграк саклар өчен алырга тырыша, ләкин тиз өлгерә торган сортларның да озаграк сакланганнары бар.
– Сортларны никадәр ешрак алыштырырга киңәш итәсез?
– Иң яхшысы – ел саен алыштыру, бу авыруларга бирешүдән саклый. Күпләр хәзер шулай эшли дә. Андый мөмкинлек юк икән инде, сортларны 3 елга бер тапкыр алыштыру да җитә. Билгеле булганча, Татпотребсоюз оешмасы ел саен авыл халкына, аерым алганда, пенсионерларга һәм авыр хәлдәге гаиләләргә бушлай орлыклар тарата. Быел да 30 тонна утырту суганы, 600 кг кишер, 700 кг чөгендер орлыгы, 109 000 данә кәбестә үсентесе әзерләгәннәр. Кәбестәдән кала башка яшелчәләрне таратып та бетергәннәр инде. Аларны аерым бер кешеләргә авыл советлары аша тапшырганнар. Көзен үзләреннән артып калган уңышны районнардагы кулланучылар җәмгыятьләре сатып алып, ярминкәләрдә дә тәкъдим итә алачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/167140/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев